Татарстан   Республикасы чишмәләре                                                                       

  

Сайт сәхифәләре
Сылтама
Сылтама
Сылтама
Сылтама
Хәбәрләр
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Керүчеләр саны
счетчик посещений
 
                                                                                                                                      Изге чишмәләр.
 
     Изге чишмәләр. Алар беренче карашка башка чишмәләрдән аерылмый да диярлек: шул ук җир куеныннан чыгалар, үләннәр яисә таш­лар арасыннан юл яралар, кыска гына ара үтеп, инешкә, ел­гага коялар... Ләкин халык аларны элек-электән «изге» дип атап йөртә.
     Изге сулы чишмәләр хакында тәүге мәгълүматлар Коръ­әндә үк бирелә. Оҗмах түреннән агып чыгып, безнең фани дөньябызга нур өстәгән Зәм-зөм һәм Кәүсәр чишмәләренең бер генә йотым булса да суын авыз итү — һәр мөселманның хыялыдыр. Шул тылсымлы чишмәләрнең «игезәк туганна­ры» дөнья кыйтгалары буйлап сибелгән. Халык җир астын­нан ургып чыккан саф суны башка, шул су кебек үк чиста, нурлы дөньяның, изгеләргә генә ачык булган галәмнең, оҗ­махның бер өлеше дип кабул иткән. Изге пәйгамбәрләр һәр гамәлен, һәр догасын Кәгъбәгә йөз тотып башкарган кебек, бу чишмәләр дә, көньякка, кыйбла тарафларына карап ага. Илаһи киңлек белән иң кыска элемтә юлы дип тә кыйблага карап аккан чишмәләр саналган.
    Чишмәләрнең изгелегенә ишарә булган тагын да бер фал — суның кабер урынында бәреп чыгуы. Һәлакәткә очраган дәр­вишләр, хаҗ юлы газапларын күтәрә алмый бакый дөньяга күчкән мөселманнар, сугыш корбаннары... Каберләре өстендә таш куеласы урында чишмә барлыкка килүне күреп таң кал­ган халык аларны изге дип таныган, чишмәнең суына да ила­һи кодрәт хас булуы фараз ителгән.
     Әлки районы Чуаш Кичүе авылы янындагы хан кызы ка­бере өстендә барлыкка килеп, бүген дә талгын гына агып ят­кан «Аксакал» чишмәсенең риваять-тарихы шундый... Леген­дага караганда, Аксак Тимер явы Идел буе Болгарстанында иң матур шәһәрләренең берсе булган Мәрҗәнне яндырган­нан соң, шәһәрне саклап сугышкан корбаннарның каны тау итәгеннән дүрт тәүлек буе агып торган ди. Бишенче көнне биредә мул сулы чишмә бәреп чыккан. Аксубай районы Медянка авылы янындагы «Изге чишмәгә» килеп халык шул ватанпәрвөрләрнең рухына дога кыла...
     Изге чишмәләр Казан, Алабуга, Биләр, Болгар кебек бо­рынгы шәһәрләр янында аеруча күп.
     Биектау районы Семиозёрка авылы янындагы тау астын­нан агып чыккан чишмә дә изге дип йөртелә. Инкыйлаб ва­кытында чиркәү әһелләре шул тау астына алтын-көмешле хәзинә яшергән диләр. Шул зиннәтле хәзинәне юып чыккан суда коенып, тәннәрен һәм җаннарын пакьлөндерергә бирегә бетен дөньядан мосафирлар килә, үзләре белән шул суны алып та китә.
     Биләр һәм Болгар калаларын мөселман дөньясының «Төньяк Мәккәсе» дип йөртәләр. Биләр каласы янында леген­даларда күп тапкырлар искә алынган гаҗәеп күркәм урын — «Хуҗалар тавы» бар. Хаҗга бару хәленнән килмәгән халык, тиешле гыйбадәтне кылу өчен элек-электән бирегә юл алган. Совет чорында атеистик карашлы түрәләр чишмәне күмде­рергә дә теләп карыйлар. Изгелекне йолкып ташлап булма­ган кебек, чишмәләрне дә юкка чыгара алмыйлар. Ниндидер аңлап-аңлатып булмаган көч чишмәнең юлын яңартып тор­ган. Бәллүр сулы үлемсез чишмәне мөселманнар гына түгел, мәҗүсиләр дә, христианнар да «Изге чишмә» дип хөрмәтли­ләр, рухи үзәк дип таныйлар. Диннәр, милләтләр, телләр төрле булуга карамастан, «Изге чишмә» аларның барсын да берләштерә!
      Изге чишмәнең кибүе — тиздән ил өстенә ябырылачак афәт билгесе буларак юралган. Ачлык, авырулар, сугышлар алдыннан «изге» дип саналган чишмәләр сусыз калган... Сар­гаеп беткән куен дәфтәрләрендә, истәлекләрдә, аксакаллар­ның хәтерендә корылык, инкыйлаб һәм бөтендөнья сугышла­ры алдыннан җир астыннан ургып торган һәм һичкайчан саекмастай су чыганакларының кинәт, хәтта бер төн эчендә, билгесез сәбәпләр аркасында юк булуы турында да күпсан­лы хәбәрләр саклана.
      «Көннәр болытлы тора. Коры, салкын җил генә исә... Яз башыннан ук бер тамчы яңгыр да булмады диярлек. Җир өстендә ярыклар бик киң... Халык сабанга төште. Кырдагы изге чишмә «качкан». Чәй кайнатып эчәр өчен суны чакрым ераклыгындагы инештән алырга туры килде...» Гарәп хәреф­ләре белән язылган әлеге көндәлек авторының исеме дә, аның кайда яшәве хакында мәгълүматлар да тарих чоңгылла­рында югалып калган. Ләкин язманың датасы — 1921 елның язы — көндәлектә урын алган вакыйгалар нинди фаҗиганең алхәбәрләре булуы хакында ачык сөйли. Шул елның җәендәге корылык һәм шуңа бәйле башланып киткән ачлык Идел буенда яшәгән миллионнан артык кешенең гомерен өзә...
      Шуңадыр да изге чишмәләрнең суын халык күз карасы кебек саклый. Элекке заманнардан бер гадәт калган: ниндидер авыр сынау үтәсе булса, шул сынауны уңышлы кичерү хакына кеше хәер-сәдака белән бер рәттән, изге чишмә бу­расын яңартырга вәгъдә иткән. Нәзер әйтү — сөннәт эш түгел билгеле, ләкин халыкны бу куркытмый. Авырулар һәм рекрутлар, бәхет эзләп Донбасс һәм Урал якларына юллану­чылар, якыннарын югалтканнар һәм янгын чыгып йорт-җир-сез калганнар — барысы да ниндидер мәҗүси тойгыга буй­сынып шул изге су чыганакларыннан яклау, юаныч эзләгәннәр... Тапканнар да бит! Төбендәге ләмдә чәчелеп ят­кан көмеш, бакыр акчалары булган чишмәләрне күргәнегез бардыр бәлки? Әле күптән түгел генә череп беткән агач бу­ралы хуҗасыз чишмәнең икенче карауга яңарып, матурланып китүен игътибарсыз калдыру мөмкинме соң!? Чишмә янында дога кылып, нәзер әйтеп, тормыш имтиханнарын имин узды­рып куаныч кичергән кешеләрнең рәхмәте, баш июе бит бо­лар!
      1920 - 1930 еллар зилзиләсендә мәчет манаралары егыл­ган, тик халык изге чишмәләрнең юлына тузан кундырмаган; «торгынлык еллары» изгелек һәм намус белән бәйле бөтен нәрсәне дә инкарь иткән, әмма хаҗ гыйбадәтләрен үтәү мөмкинлегеннән мәхрүм калган аксакаллар изге чишмәләр янында күңелләрен пакьлаганнар, яшьләрне хак юлга өндәгәннәр... Замана нинди генә килсә дә изге чишмәләрнең саф-пакь суы белән күңел аклыгы, халык хәтере, иман да бу­ыннан буынга күчә килгән...

АКСАКАЛ НӘСЫЙХӘТЕ
(Йөз чишмәле Кече Кирмән балаларына).

Көлгәндә дә чишмә кебек челтерәп,
Нәкъ татарча тыйнак көлегез,
Тәнгә-җанга сихәт-дәрман биргән
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Дулкынланып, йөрәкләргә агып,
Үтсен сезнең һәрбер көнегез,
Күпме сахра сусыз кибә, сула, —
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Сусыз калсак әгәр, корыячак
Табигатьнең иркә гөле без,
Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен, -
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Их, яшисе иде озак, мәңге...
Табигатьтән башка үле без,
Кемдер, зарыгып, бер йотым су сорый, —
Табигатьнең кадерен белегез!
Изге чишмәләргә төкерсәк без,
Саегыр җан, корыр телебез,
Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын, —
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Илдар Юзеев.

    Иманга кайту, хак кыйблабызны эзләү чоры да әлеге чишмәләрнең язмышын сизелерлек үзгәртә. Бүген үз сула­рының, тарихының изгелеген еллар, гасырлар дәвамында ис­батлаган чишмәләрнең күбесе гыйбадәтханәләрне хәтерләтә. Чишмәләр өстендә: Арчада һәм Әтнөдә, Азнакайда һәм Әгерҗедә, Кукмарада һәм Мамадышта айлы манаралар кал­кып чыга икән, Буада һәм Яр Чаллыда, Алексеевта һәм Тәтештә кәшәнәләр ачыла икән, моны халыкның иң зур хөрмәте дип бәяләргә кирәктер.

* * *

    Алабуга районының Морт авылында «Моксыйн очы» дип атап йөртелгән урында бер чишмә ага. Җир астыннан чыгып инешкә койганчы ташлы-комлы туфрак буйлап нибары ярты метр чамасы юл үтә. Тирәнлеге 3, киңлеге 5 сантиметр. Ха­лык арасындагы даны исә — бернинди бизмәнгә салып та үлчәп булмаслык. Бирегә йөзләгән, меңләгән чакрымнар үтеп, соңгы өметен җуяр чиккә җиткән авырулар җыела. Шул кечкенә чишмәгә баш иеп суын эчсәң, шул су белән күзләреңне юсаң, карашларга нур иңә, томан һәм караңгы­лык баскан күзләр ачылып китә диләр... Соңгы өметен җуяр чиккә җиткән күпме кешегә ярдәм итте икән бу чишмәкәй? Әгәр халык сынамышы ялган булса, чишмә буенда көн саен кешеләр чиратка тезелеп торыр иде микән? Үзләрендә дә бөтен дөньяга даны таралган курортлардан, Ессентуки һәм Камчаткадан бирегә сихәтләнергә кешеләр кайтыр иде ми­кән?
Ел саен меңләгән кеше Казанның «Васильевский», «Ли­вадия», «Крутушка», «Санта», Түбән Каманың «Шифалы», Яр Чаллының «Энҗе», Мамадышның «Берсет», Әлмәт шәһәрендәге «Сәламәтлек» чишмәләрнең минераль суын эчеп төннәрен һәм җаннарын сихәтләндерәләр. Әлеге урын­нарда күптән инде ял йортлары, шифаханә һәм профилакто­рийлар эшләп килә. Лениногорск районы Бәкер авылы шифалы сулары белән дан тота. 1932 елда 3. Блюмштейн һәм В. Соболев җитәкче­легендәге гыйльми экспедиция Бәкер яныңдагы чишмәләрне җентекләп тишергәннән соң, биредә дәвалау үзәге ачу ту­рында карар кабул ителә. «Мацеста», «Нафтуся» һәм «Вол-жанка» суларыннан да шифалырак чишмәләр янында нигез салынган сирәк кешеләргә генә билгеле булган әлеге кечкенә авыл сугыштан соң танылу ала.
       Андый чыганаклар Бәкердө генә түгел, Татарстанның һәр төбәгендә диярлек бар.
Алабугалылар «Моксыйн очы»ндагы кечкенә чишмәнең суыннан шифа тапса, Азнакай районы Сәпәй авылын белгән кешеләр арасында шундый ук хөрмәт «Җен кала чишмәсе»нә карата яшәп килә. Саклау урманы янында текә яр астында сизелер-сизелмәс кенә аккан бу чишмә янына көннәрнең бе­рендә адашып «җеннәр ияләшкән» карчык килеп чыга. Үз-үзен аңлаудан узган авыру әби чишмә суы белән юынып, шул суны эчеп, төнне шул үзәнлектә уздыра. Таң атканда авыл халкы могъҗизага шаһит була: чишмә буеннан сау-сәламәт, үз аңына килгән әбинең кайтып килүен күрәләр. Халык арасында чишмә аның җеннәрен алып калган, дигән сүз тарала. Исемсез чишмәгә дә атама табыла. Табипларга да бирешмәгән зәхмәт, күз тию, сихер, им-том корбаннары бүген дә шул чишмәгә килә.
      Кукмара халкы исә Сазтамак һәм Байлангар авыллары арасында тыйнак кына агып яткан чишмәнең тылсымлы көчкә ия булуына әледөн-әле инанып тора. Башкала профес­сорлары Зур Кукмара авылы егете Нурисламның тимераякта шуганда бәкегә төшеп, каты җәрәхәтләнгән аякларын кис­ми булмый дигән нәтиҗәгә киләләр. Инде сигез ел интеккән егет табипларның карары белән үзе дә килешә башлый. Тик, операция көтеп ятканда яшүсмер малайның төшенә күптән вафат булган әбисе керә һәм: «Улым, синең аягыңны таудан аккан «Тере чишмә» суында юарга кирәк. Кызула!» ди. Ма­лай ышанырга да, ышанмаска да белми: нинди генә саташу­лар булмый бит... Шулай да соңгы өметен сүндермичә, соңгы көчләрен туплап таң атып килгәндә юлга чыга ул. Төш җиткәндә генә шуышып диярлек чишмә янына килеп җитә һәм аякларын салкын чишмә суына салып йоклап киткәнен сизми дә кала... Кич җиткәндә генә уянып өенә кайта. Шу­шы вакыйгадан соң бер атна вакыт үтүгә Нурисламның аяк­ларындагы шеш кими, авырту да басыла башлый. Тиздән чишмә суы юып сәламәтләндергән аякларында егет йөри генә түгел, бөтен тирә якны сокландырып бии үк башлый... Могъҗизамы бу? Аңлатма табуы читен...
       Чишмәләрнең сихәтле көчен, гадәттә, аларның суында эретелгән табигый тозлар, минераль матдәләр күләменә бәйләп аңлаталар. Дөрестән дә, хлоридлар һәм сульфатлар­га, магний һәм калий ионнарына бай булган су кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясарга сәләтле. Матдәләр ал­машынуын дөрес тәэмин итү, умыртка-сөяк авыруларын дәвалау, кан әйләнешен яхшырту өчен табиплар еш кына Татарстан су чыганакларына юллама бирә. Алтын, көмеш, тимер, бакыр, селен, фтор кебек кыйммәтле микроэлемент­ларга шактый бай һәм шул ук вакытта минераль кушылма­лары тиешле баланста булган чишмә суларын белечләр фә­кать Татарстанда гына табарга мөмкин диләр. Кайбер чишмәләрнең су сыйфаты электән үк билгеле. Мәсәлән, Әл-мәт районы Апак авылыннан ерак түгел чишмә янында бо­зылган йомырка исе килеп тора. Халык аңа исемне дә җисе­менә күрә кушкан — «Яичный ключ». Составында күкерт булуы суга шундый үзенчәлекле ис бирә. Авыл халкы теләгенә колак салып, нефть һәм газ чыгару идарәләренең берсе исле су чыганагын төзекләндерә. Баксаң, сыналган тәҗрибә буенча, әлеге чишмәнең суы буыннар сызлаганда файдаланыла икән.
        Әмма суның шифалы сыйфаты күрсәткече булган ион һәм катионнардан кала «йомшаклык» һәм «катылык» сыйфатла­ры да бар бит әле. Бу яктан Татарстан сулары кеше орга­низмына берникадәр зарар китерергә дә мөмкин. Республи­кабызның көньяк-көнчыгыш районнарында эчә торган суның сыйфаты ягыннан хәл аеруча кискен тора. Бөгелмә, Ютазы якларындагы, Баулы районындагы «Гомәр» һәм «Такыя» чишмәләре суын кайнатканда һәр литрыннан бер кашык ча­масы юшкын утыра дигән нәтиҗәгә килгән белгечләр. Бу төбәктә бөер, буын авыруларының таралган булуын табиплар хуҗалыкта кулланылган су составыннан күрә. Бәлки суның сыйфатын югалтуы үз вакытында табигать белән исәпләшүне онытып, нефть сәнәгатен үстерүгә дә бәйледер?!
       Чулман аръягы төбәкләрендәге чишмәләренең тагын да бер кимчелеге — су составында йод кытлыгы. Чирмешен һәм Әлмәт, Норлат һәм Чистай районнарында зоб авыруының таралганлыгын табиплар шуңа бәйләп аңлата. Профилактика чаралары күрелмәсә, бу авырулар Татарстанда яшәгән һәр кешедә дә булыр иде!
      Әкиятләрдә парлы чишмәләрне сурәтләгәндә: бер күзен­нән «тере», икенчесеннән «үле» су чыга дип әйтелә. Ке­шеләргә шифа өләшкән «тере» һәм зарар китерә торган «үле» су барлыгына ышанулар — риваять кенә түгел! Чын­барлыкта да парлы, игезәк чишмәләрне очратырга мөмкин. Шундыйларның берсе Тукай районы Бай Бүләк авылы янында урнашкан. Ни гаҗәп, бердәй көчле басым белән, бер үк туфрактан ургып чыккан әлеге чишмәләрнең су составы сизелерлек аерыла. Берсендә файдалы тозлар күбрәк, икен­чесенең суы катырак, кальций кушылган матдәләргә баерак. Суларының әлеге үзенчәлеге тәмендә дә сизелә. Сарман ра­йоны үзәге янындагы «Кара-каршы пар чишмә» һәм Чир­мешен районы Түбән Чыгтай авылы янындагы «Игезәк чишмә» хакында да «тере» һәм «үле» сулы дигән ышану йөри. Кыскасы, чишмә сулары тәнгә һәм җанга шифа була ал­ган кебек, сиздерми генә зарар китерергә дә сәләтле.

* * *
      Шулай да, тәүлекнең бер мәлендә һәр чишмә суы шифа­лы, ширбәтле, дәрт һәм дәрман бирү көченә ия булып китә. Күтәрелеп килгән кояш нурлары шәфәкъне кызартуга яшь-җилкенчәк чишмә янына ашыга. Әле күптән түгел — 1950 - 1960 елларда гына мондый манзараны һәр татар авылында күзәтергә мөмкин булган, кайбер төбәкләрдә бу гадәт әле дә сакланып калган. Теләкләрне кабул иткән, чык сулары белән җиргә күк сафлыгы иңгән коры көндә таң атканда чишмәдән алынган суның тылсымы хакында бик күп чыганаклар сөйли. Әлеге су белән башкарылган им-том аеруча көчкә ия булуы хакында татар фольклоры, халык медицинасы белгечләре хезмәтлә­рендә дә әйтелә. Шунысы кызыклы, бу ышанулар терки ха­лыкларның барысы өчен дә уртак. Таң суында булган тылсымлы куәт хакында халыкта ле­гендалар йөри. Сагышларны тарату, күңелне тынычландыру, уй-фикерләрне тәртипкә салу — болар барысын да таң нур­ларында агып яткан чишмә сулары кодрәтеннән килә.
Эзләү
Яңалыклар
Файдалы программа
Календарь
«  Сентябрь 2018  »
ДшСшЧршПнҗҖмгШмбЯкш
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Табигать
Сайт дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Радио
    Страна Фантазий: анимашки, аватары, картинки 
и множество других чудес :)

    Shakhirov Bulat copyrigt © 2018
    Бесплатный хостинг uCoz