Татарстан   Республикасы чишмәләре                                                                       

  

Сайт сәхифәләре
Сылтама
Сылтама
Сылтама
Сылтама
Хәбәрләр
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Керүчеләр саны
счетчик посещений
 
 
 
 
 
                            Чишмә рухы.
  Җирне, тыгыз һәм җансыз туфракны дөньяда кеше һәм су гына хәрәкәткә китерә ала. Материкларны күчереп йөрткән мәгърур океаннар, исәпсез-сансыз утрауларны йоткан иксез-чиксез диңгезләр,ярларын җимереп ташып аккан гайрәтле елгалар, кыяларны дулкыннары белән ашаган киңкүлләр, ерганаклар ерган ярсу инешләр... Суда көч-кодрәт,су булган җирдә хәрәкәт, сусыз дөньяда яшәеш юк... Әгәр шул океан-диңгезләрне, елга-күлләрне тукландырып-тулы­ландырып торган кечкенә, барлыгы-юклыгы да еш кына бе­ленмәгән чишмәләр булмаса, дөньяда хәрәкәт тә, яшәеш тә булмас иде. «Тамчы таш тишә», диләр. Дөрестән дә, нәни генә, бер зыянсыз бихисап чишмәләр бергә җыелып шул тау-ташлар-ны актару сәләтенә ия булган Су стихиясен барлыкка китерәтүгелме?! Бу хакыйкатьне табигатьтән аерылмаган ата-бабаларыбыз бик яхшы аңлап яшәгән. «Чишмә» — фарсы сүзе.Бүгенге телдә аның «чыганак», «башлангыч», «нигез» кебек мәгънәләре бар. Шул ук мәгънәне белдергән «кизләү» сүзе борынгы төрки телдән хәзерге татар теленә үзгәрешсез килеп җиткән сүзләрнең берсе. Димәк, кешеләр бик борынгы за­маннарда чишмәләрнең дөнья корылышында саллы урын алып торуын тойганнар. Халык авыз иҗатын, мифологиясен һәм гореф-гадәтләрен тәфсилләп өйрәнгән галимнәр фикеренчә, төркиләр табынган Су тәңресе — Кояш, Ай, Яңгыр, Яшен, Түбәндәге дөнья, Ел фасыллары, Ут, Һава, Җир, Урман һәм башка тәңреләр белән тиң, күрелгән һәм әлеге исемлектә төп урыннарның берсен алып торган. Дөнья халыклары мифологиясеннән мәгълүм булганча, Су — дөнья яратылышының башлангычы. Җир, туфрак шул Су дәрьясыннан шытып чыккан. Төркиләр, томшыгына кабып Су дәрьясыннан Туфрак­ны өскә чыгарган һәм бөтен тереклек өчен таяныч булган Җирне үрдәк барлыкка китергән дип ышанганнар. Кулга ияләштергәч тә, озак вакытлар аны изгеләштереп кабул иткәннәр. Үз эченән бөтен дөньяны, әйләнә-тирәлекне тудырган, күктәге ай хәрәкәтенә, сизгер Су мохитенә хуҗа булган ила­һи затны хатын-кыз җенесендәге башлангыч итеп күзаллау киң таралган. Борынгы Юнан һәм Римда — Афродита белән Венера, Бабил дәүләтендә — Иштар, борынгы төркиләрдә — Умайның төп билгесе, яшәү урыны су булган. Дөрес, Идел буеңда яшәгән кайбер халыкларының авыз иҗатында суларга хуҗа булган зат — ир-ат буларак та кү­заллаш. Мәсәлән, мариларның Вют-водыж — Су атасы. Шулай да, башлыча ул хатын-кыз кыяфәтендә сурәтләнә. Ву-мурт — удмуртларда, Вер-ава — мордваларда, Сурен ыра һәм Шыв сура-такан тура — чуашларда, татарларда — Су анасы. Гадәттә, Су анасы җиргә кадәр тиеп торган озын тузгы­ган чәчле, су үсентеләре ябышкан кызгылт юеш ялангач тәнле, тәгәрәп чыгарга торган зур зәңгәрсу яисә чем-кара күзле хатын-кыз рәвешендә тасвирлана. Аның бердәнбер бизәге — кабатланмас матур алтын тарак. Тулган ай йөзенә карап шул тарак белән чәчләрен тарар өчен Су анасы ярга, басмага чыгып утыра дип ышанганнар. Әлеге серле ия белән очрашу хәерлегә юралмаган. Аны күрүгә кешенең акылы томаланган, буыннары хәрәкәт итми башлаган, җанын курку баскан. Янында кемнең дә булса барлыгын Су анасы сизеп калса, кинәт кыяфәтен үзгәртеп, матур кызга әверелеп, тораташтай катып калган кешене су астына алып киткән. Ул, хәтта карындагы балаларны да тар­тып алу көченә ия булган. Куркыныч, аеруча, төнлә су яны­на ялгызы килгән хатын-кызларга, бала-чагага янаган. Шу­лай булуга карамастан, егетләр Су анасы белән очрашу эзләгәннәр: аның тарагын кулга төшерү чиксез байлык Һәм бәхетле тормыш вәгъдә иткән. Әмма тарак каракларын иртәме-соңмы Су анасы каргышы тота торган булган. Габдулла Тукай, халык мифологиясенә таянып, Су анасын нәкъ шундый аяусыз һәм адәм баласына карата рәхимсез, ләкин гадел илаһи табигать көче итеп гәүдәләндерә: Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага; Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада. Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак; Шул тарак белән утыра тузгыган сачен тарап. Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып, Шунда яр буендагы куе агачларга посып. Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул; Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул. «Коточкыч сачләреннән чишмә төсле су» агып торган Су анасы турындагы шөбһәле ышанулар һәр авыл баласына та­ныш: Габдулла Тукай әкиятендә сурәтләнгән вакыйгалар да «бер авыл малае авызыннан» сөйләнә. Һади Такташ исә, «Урман кызы» әсәрендә су хуҗабикә-сен хатын-кыз гүзәллеге һәм иреге идеалы итеп куя: Тарат, сеңлем, озын чәчләреңне! Алар тузылып төшсен алдыңа, Шулай килешә сиңа. Су кызыдай Кил дә хәзер минем алдыма, Төпсез күзләреңне айга тегәп Утыр; күлдә шәүләң уйнасын, Узган-барган кешеләр туктап карап, «Су кызы» дип сине уйласын! Аһ, Әминәм! Булмадың ник бер су кызы, Иркенлектә уйнап йөрүче? Ник булмадым мин бер урман углы, Синең дустың — яшь бер көтүче? Кыймас иде безгә мәкер күзләр Болай шөбһә белән карарга... Бу аерма әсәрләрнең язылу чорына да, шагыйрьләрнең үзләрен үстергән төбәктә халкының ышануларына да бәйләп аңлатыла ала. Ләкин шунысы хак: кешеләрне су көчләренең ифрат зур кодрәте, төрле кыяфәтләргә керә алуы, алдан фа­раз итеп булмаслык көтелмәгән гамәлләр кылуы бер үк ва­кытта сокландырган да, куркуга да салган. Бөгелмә шәһәре янындагы «Хәниф чишмәсе» шундый ук ышанулар белән бәйле су чыганакларының берсе. Борын за­манда, шәһәр урнында зур гына авыл булган вакытларда, төнгелеккә басуга чыгарылган атларын эзләп бирегә бер ир бала килеп чыга. Кич җитә, төнне ул юл чатындагы чишмә янында үткәрергә туктый. Арыган булса да, әлеге ташландык хәлдәге чишмәне бик кызгана һәм тирө-ягын кулыннан килгәнчә җыештыра. Су анасының ризалыгын алу өчен бук­часындагы икмәк кисәгенең яртысын да чишмәгә сала. Җиде төн уртасында ул үзенә кемнеңдер кагылганын тоеп уянып китә. Караса, Су анасы үзе аның иңбашыннан сыйпап уты­ра икән бит! Икенче кулындагы алтын тарак белән чәчләрен тарый... Малайның уянуын күреп, Су анасы телгә килә: «И егет, өеңә кайт, — ди ул. — Син эзләгән атларны әтиең иртәгә иртән табачак. Изге эшләрең өчен рәхмәт! Исемеңне белмим, бу чишмәне мин «Хәниф чишмәсе» дип атармын, беренче балаңа шул исемне куш. Синнән соң киләчәк җиде буынга җир астында яткан суларны табу сәләте бирелер, ба­лаларың һәм оныкларың чишмәләр казып кешеләрнең рәх­мәтен алыр». Үсмер таң атканда гына һушына килә. Су ана­сының сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да белми юлга чыга ул. Кайтса күрә: атлар исән-имин, утарда кешни-кешни басып торалар. Су анасына бирелгән вәгъдә онытылмый: дистә елдан соң гаилә корып җибәргән егетнең беренче улы­на Хәниф исеме кушыла. Аның варислары төрле төбәкләрдә яшәсә дә, һаман да «Хәниф чишмәсе»н карап торалар. Су анасының кешеләрне башка борчымавын да шуның белән аңлаталар. Баулы районындагы «Ак чишмө»дә дә Су анасы үзенең кырыс холкын әледән-әле сиздереп торган. Күк йөзе аяз бул­ганда да, болытлы көн туса да, салкында, челләдә дә ул су өстенә кешеләрне адаштырырлык, юлдан яздырырлык, үтә күренмәслек ап-ак томан җибәргән. Чишмәгә мәкерле, начар уйлы кеше якынлашса, томан сизелеп куера торган булган. Халык кирәккә-кирәксезгә Су анасын борчырга тырышма­ган. Табигать көчләре оста нефтьчеләр чишмәне төзекләндер­гәч кенә тынычлык тапкан — хәзер биредә томанны бик сирәк күрергә мөмкин. Су анасы — бөтен су мохитенең хуҗабикәсе булса, һәр сулыкның, шул исәптән чишмәләрнең дә үз иясе барлыгына ышанганнар. Чишмә иясе суны хәрәкәткә китерә, җир ас­тыннан якты дөньяга шытып чыгу өчен көч бирә дип уйла­ганнар. Чишмә ияләре дә котылгысыз афәтләр (су басулар, йорт-кураларны агызып алып китә торган ташулар, яисә ки­ресенчә, чишмәләр кибүе) китерүгә сәләтле булган. Шуңа күрә халык Чишмә иясе хөрмәтенә күңелле бәйрәмнәр оеш­тырган, корбан чалган. Әлмәт районы Иске Сүркө авылы янындагы чишмәнең исеме үк — «Учук» («Табигатькә табыну») — биредә яшәгән чуашларның су иясенә табыну урыны булуына ишарәли. Шундый ук чишмә Минзәлө районы Татар Мешеге һәм Рус Мөшеге авыллары янында да бар. Монда чукындырыл­ган типтәрләр һәм мариларның үз ышанулары буенча йола­лар уздырулары, корбан китерүләре хакында Россия дәүләт архивында сакланган һәм җирле воеводство тарафыннан 1709 елда төзелгән рапортта ук телгә алына. 20 хуҗалык­тан торган 100 кеше яшәгән авылның христиан диненнән тайпылуы кискен тәнкыйтьләнә. Тыюларга карамастан, би­редә әле дә су рухына догалар кылына. Чишмә янындагы агачларга бәйләп куелган сөлгеләр, кулъяулыклар, янәшәдәге таш — чалынган корбаннар хакында сөйли. Норлат районы Кизләү авылы чишмәсе янындагы агачларда да чишмә ру­хын куандыру өчен эленгән чигүле сөлгеләр җилферди, Чир­мешен районы Якты Тау авылы янындагы «Пичле чиш-мә»нең төбендә су иясенә дип калдырылган тәңкәләр елты­рый. Элегрәк чишмәдән су алган өчен акча гына түгел, кыйммәтле асылташлар да салынган. Алар булмаса, чәч бөр­теге, киемнән суырып алынган җепләр да ярап куйган. Ба­рысын да әфсен ныгыткан: Су анасы — сылу сакал, Җир анасы — Җирән сакал, Күк анасы — күк сакал, Мине ашама, мине эчмә, Шушыны аша, шушыны эч, Миннән көткәнең шул булсын. Озак су коенып, сулыкларны пычратып Су ияләре каргы­шына юлыкканнарның тәнен сулы шешләр каплаган. «Су тоткан»ны дәвалау, имләү бик авыр булган. Им-томчы авы­руга бер уч ярма биргән. Аны чүпрәккә төреп суга агызыр­га кушкан. Авыру шул эшләрне башкарганда, «Каян килдең, шунда кит, үз ияңә җит», дип кабатлап торган. Кайберәүләр чәчләрен суга агызып үз-үзләрен дәваларга тырышканнар. Болар барысы да Су иясенә корбан китереп газаплы авыру­дан котылуның бер ысулы булган. Мең еллар элек халык акылына сеңеп калган йолалар бүген дә онытылмый. Идел — Урал арасында яшәгән мил­ләтләр һәм кабиләләрнең кайсына ислам, кайсына христиан дине үтеп кергәч, чишмәләр рухына гыйбадәт кылулар әлеге дин белән бәйле гореф-гадәткә әверелә, ә су рухы урынына шул чишмә тарихы белән бәйле изгеләргә табына, хөрмәт күрсәтә башлыйлар. «Изге» дип исемләнгән чишмәләрнең күбесе башта су ияләренә табыну урыны булган, соңрак би­редә дин белән бәйле йолалар үтәлә башлаган. Менделеев районы Сөйтәк авылындагы «Изге чишмә»не әйләнә-тирәдәге авылларда яшәгән халык «җир кендеге» дип тә атый. Чишмә рухы турында риваятьләр күптән йөри бу төбәктә. Аларның соңгысы 1960 елларга карый. Нефть сква­жиналарын караучыларның берсе шул чишмә янында ял ит­кәндә йокыга тала. Аны: «Бабай, тор, биредә йокларга яра­мый», — дип дәшкән хатын-кыз тавышы уята. Хикмәтле хәлне авылдашларына сөйләгәнче, бабай тагын берничә тап­кыр төш вакытында чишмә янына килеп йокларга ята. Һәр очракта да шул ук хәл кабатлана — күз йомылуга чишмә ия­се үз җирен даулый башлый. Башта мөселманнар, аннары христианнар да гыйбадәт кыла торган бу урында чыннан да могьҗизалы көч барына бабай шунда гына инана. Биредә күркәм кәшәнә торса да, кешеләр чишмә янында беренче чи­ратта су рухына хөрмәт күрсәтүне дөрес саный. Мөслим районы Баек авылы янындагы чишмә элекке за­маннарда «Төпсез кое» дип аталган. Анда да Су иясе бул­ган һәм ул чишмәнең тынычлыгын бозган кешеләрне су төбенә алып китә, йота торган булган, дип сөйли халык ри­ваятьләре. Һәрхәлдә чишмә янында юкка чыккан, суга бат­кан һәм эзсез югалганнар да булмаган түгел. Кайвакыт би­редәге авазлар, төнлә чишмә буенда ниндидер серле чаткы­лар күренгәләп калуы кешеләрне хафага салган. Су иясе шу­лай үзенең барлыгын сиздерәме, әллә аның тозагына эләккән кешеләрнең җаннары тынгы тапмыймы? Шул хәлләрдән соң халык чишмәне изгеләштереп карый башлый. «Изгеләр чиш­мәсе» дип атый ул аны. Дәүфит Хәмәтшин авылдашларын чишмәне төзекләндерү эшенә җәлеп итә. Хәстәрлекне сизеп­ме, матур кыршаулар белән камап алынган чишмә янында рәшәләр уены сирәгәя. «Изге ният белән иел», дигән язу су­ның сафлыгын гына түгел, чишмә иясенең тынычлыгын сак­ларга да өнди. Чишмә иясен борчыганнарны нинди язмыш көткәнен Чир­мешен районындагы Кызлар Аланы авылы кизләвенең бар­лыкка килү тарихы бик ачык күрсәтә. Болында төн буе уй-нап-җырлап күңел ачкан кызлар таң атуга юк булалар. Авыл халкы дәррәү күтәрелеп аларны эзләп караса да, эзләренә төшә алмый. Болындагы чишмә суының артуын күргәч кенә эшнең нәрсәдә булуын аңлыйлар: кызларны чишмә иясе әсир иткән ләбаса! Бүгенгә кадәр, җир астыннан чыккан су белән кардәшләрен сагынган кызларның да күз яшьләре ага... Мифологиядә Су анасының Урман хуҗасы белән туган­лыгы кат-кат ассызыклана. Аның аша Су анасы Күк дөнья­сы белән аралашкан һәм Түбәнге дөнья белән элемтә тоткан дип ышанганнар. Шуңа күрә, урманда кеше күзләреннән читтә агып яткан су чыганакларына карата хөрмәт аеруча зур булган. Аларның суында Күк йөзе һәм Җир асты рухлары­ның кодрәте бар, урман чишмәсенең суы тылсым көченә ия була дип фараз кылганнар. Урман чишмәләрен кешеләр ни­кадәр төзекләндерергә, тирә-юнен матурларга тырышсалар да, чишмә бик тиз элекке табигый хәленә кайта: кулдан ясал­ган буралар череп таркала, улаклар язгы сулар белән агып китә, сукмак — яфрак һәм үлән белән күмелә. Суында бал­лы агач сутлары тәме булган урман чишмәсен кулга ияләш­терүгә Су һәм Урман ияләре каршы тора диләр. Аларны җиңү кеше көченнән килми диярлек. Тукай районы Яңа Бүләк авылы янындагы урманда агып яткан чишмәне шунда яшәүче егетләр чистартып, агымын торбалар эченә юнәлтә­ләр. Аларның киткәнен генә көткәндәй, чишмә юнәлешен үзгәртеп куя. Югары Ослан һәм Саба, Балык Бистәсе һәм Теләче, Лаеш һәм Чүпрәле, Минзәлә һәм Питрәч урманна­рындагы чишмәләр мисалында да табигать көчләренең кеше тырышлыгыннан никадәр кодрәтлерәк булуын күрергә мөмкин. Шулай да, кыргый холыклы урман чишмәләре кешеләргә хезмәт итә ала. Аларның матурлыгына хозурлану да, алар янындагы тынлыкны тыңлау, бөтен галәмне чагылдырган су көзгесенә карап соклану да җаннарга шифа була ала түгел­ме!? Шул гүзәллекне бүләк иткән табигатькә баш ими калу мөмкинме!? Иван Шишкин... Рәссамга Чулман буе табигатен гәүдәләндергән пейзажлар дөнья күләмендә дан китерде. Шул ук вакытта рәссам әсәрләре аша туган ягыбызның гүзәл табигате даны еракларга таралды. 1886 елда ул иң мәшһүр картиналарының берсен — «Алабуга янында изге чишмә» пейзажын иҗат итә. Гасырларга шаһит наратларның тамырлары арасыннан саркып аккан, борынгыдан «ияле» дип исәпләнгән һәм гыйбадәт кылу урыны булган чишмә — оста­га табигатьнең серле матурлыгын гәүдәләндерү өчен өлге бу­лып тора. Дөньяда кешенең түгел, табигатьнең өстенлеген, аның да үз кануннары, какшамас гармониясе барлыгын як­таш рәссамыбыз башка әсәрләрендә дә искәртә. Табигать көчләре белән исәпләшмәүнең никадәр мәгънә­сез булуын җәмгыятебез тора-бара тагын да яхшырак аңлар. Җир куенын тарсынып яктылыкка омтылган чишмәләр ке­шегә хезмәт итсә дә, буйсынып тормас. Аларның да көче, җаны, рухы бар. Шулай булмаса, инешләрдән елгалар, елга­лардан күлләр, диңгезләр, океаннар хасил булыр идеме? Чишмәләр акмаса, галәмдә — хәрәкәт, туфракта - бәрәкәт, күңелләрдә — нәзакәт тә булмас иде...
 
ЧИШМӘ БАШЫ
 
Бер эсседән качып,
Бер суыктан,
Кыргыйлыктан җаннар көйгәндер.
Тау астыннан чишмә тибеп чыккан,
Бер яхшылык булсын, дигәндер.
Тау итәген ярып чишмә типкән,
Салкын гына суы — саф көмеш.
Челтер-челтер итеп агып киткән,
Дөнья буйлап киткән саф килеш.
Ярларына яран гөлләр үскән,
Юллаучылар ятып су эчкән,
Төннәрендә ай шәүләсе төшкән,
Иң кадерле нигъмәт — су икән.
Анда килеп намаз укыганнар,
Мосафирлар дога кылганнар.
Чишмә башы — изге урын диеп,
Тәсбих әйтеп торган урманнар.
 И хилафсыз, И хәйләсез дөнья.
һәр чәчәгең көләч, шат була —
Идеал да шулай саф була.
Күктә кояш аңа карап торган,
Шат йолдызлар аңа күз кыскан,
Ана булып торган кара урман,
Саф энҗеләр тамган болыттан.
Челтер-челтер чишмә көләдер, һәй,
Яшен атып болыт киләдер,
Бу гөнаһлы җиргә бәхет теләп,
Изгелекләр шулай иңәдер.
Гомер бакый дигән гөлбакчада
Сандугачлы таңнар яктыра.
Ага-ага суы болганса да,
Чишмә башы һаман саф тора.
 
Гамил Афзал
Эзләү
Яңалыклар
Файдалы программа
Календарь
«  Май 2018  »
ДшСшЧршПнҗҖмгШмбЯкш
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Табигать
Сайт дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Радио
    Страна Фантазий: анимашки, аватары, картинки 
и множество других чудес :)

    Shakhirov Bulat copyrigt © 2018
    Бесплатный хостинг uCoz