Нинди су эчәбез?
«Шәһәрдә һәм авылларда яшәүчеләрнең көнкүрештә кулланыла торган суларына «Роспртребнадэор»ның Буа районы һәм шәһәрендәге территориаль бүлеге тарафыннан ай саен мониторинг үткәрелә. Судагы аз гына тайпылышларга да зур игътибар бирелә, - ди бүлекнең баш белгеч-экспөрты Радик Мөхөммиев. "Буа-Водоканал" һәм "Кыят МППЖКХсы" ачык акционерлык җәмгыятьләре белән ике арада тезелгән килешү нигезендә Федераль, дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесенең Буа филиалы хезмәткәрләре халык куллана торган суда эчәк, «А» гепатиты авыруларын тудыручы инфекцияләрне ачыклау өчен микробиологик, физик-химик составын - катылыгын, сульфат, нитрат, нитритлар һәм башка матдәләр микъдарын билгеләү максатыңда тикшерүләр үткәрәләр. Шулай ук эчә торган суда паразитлар (лямблия авыруын тудыручы инфекцияләр һ.б.) булу-булмавы, чит катнашмалар кушылуы да игътибарда тотыла. Район территориясендәге су санитар нормаларга һәм таләпләргә, нигездә, туры килә. Сүз уңаеннан, бездәге суларның тешләрдә кариеска каршы көрәштә ярдәм итүче фторга ярлы булуын әйтеп үтәргә кирәк. Шуңа күрә кариесны кисәтү ечен фторлы теш пасталары куллану отышлы. Районда юшкын утырмый торган иң «йомшак» су Кугальнядан сузылган торбадан, Степановка авылындагы «Мәхәббәт» чишмәсеннән, «Буа-Алан» Сабантуй мәйданындагы колонкалардан килә торганында. Аксу, Алших, Кырык Садак, Янтуган һәм башка кайбер авылларда яшәүче халык кое суын файдалана. Радик Әгъзам улы бөлдерүенчә, суның сыйфатын тикшерү буенча «ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге» филиалы белән ике арада килешү төзелмәгән торак пунктларда яшәүчеләр аны үзләре «Роспотребнадзор»ның территориаль бүлегенә китерергә тиешләр. Яз көне су җир астыннан күтәрелү, өстәге кар-яңгыр сулары да агып төшү сәбәпле, сулыклар ташу вакытында аеруча пычраналар. Шуңа күрә колонка, кое, чишмә тирәләрен кар дан, төрле пычраклардан арындыру таләп ителә. Суны кайнатмыйча эчәргә киңәш ителми. «Чиста су» республика программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә Яңа Тинчәле авылында яңа артезиан скважинасы борауланды һәм суүткөргече сузылды, шуннан соң суның сыйфаты яхшырды. Әлеге программа районның башка авылларын да колачлаячак. Корылык нәтиҗәсендә узган ел район территориясендәге коеларның кай-берлерөндө су азайды, күлләр кипте. Быел андый хәлләр күзәтелмәс төсле. Шулай да халыкка эчә торган суларыбызны транспорт юуга, бакчага чамасыз сибүгә тотып бетермик, бәрәкәтле кулланыйк, дип әйтәсе килә. Табигатьнең әлеге тиңсез байлыгы мәңгелек түгел.
Әминә МИҢНУЛЛИНА.
|