Татарстан   Республикасы чишмәләре                                                                       

  

Сайт сәхифәләре
Сылтама
Сылтама
Сылтама
Сылтама
Хәбәрләр
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Керүчеләр саны
счетчик посещений
 
 
 
 
 
 
                 Туган авыл чишмәләре.
  Кеше язмышын еш кына тау-ташларны тишеп, авыр-авыр җир катламнарын ерып якты дөньяга, кояш һәм ай йөзләрен күрергә, кешеләрне сокландырырга омтылган чишмә белән чагыштыралар. Чишмәнең җир өстенә тишеп чыгуы нинди могъҗиза булса, һәр кешенең тормыш юлы серле йомгакка тиң. Чишмә барлыкка килү дә, адәм баласына җан иңү ке­бек үк, илаһи табигать көчләренең бөек сере. Кеше язмышы туган туфрактан башлана, бихисап каршылыкларны җимереп, борма-борма юллар үтә — нәкъ чишмә юлы кебек. Шул го­мер эчендә чишмә күпме файда китерә, күңелләргә күпме илһам орлыклары салып өлгерә, үзе турында күпме матур истәлекләр калдыра!.. Кеше дә шулай бит!.. Җиһанга аваз салу белән бакый дөньяга китү арасындагы вакыт — мизгел генә булса да, кайберәүләр шул вакыт аралыгында халык хәтерендә мәңгелеккә уелып калырдай гамәлләр кылып өлге­рә... Ә барысы да туган як чишмәләреннән башлана! Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың, Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың. Габдулла Тукай туган җир символлары арасында инеш һәм чишмәне юкка гына беренче урынга куймагандыр. Үз халкына тугрылыгын гомере белән исбатлаган бөек шагыйрь гади татар баласына яшәү илһамының каян килгәнен яхшы аңлый: Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының! Шагыйрьнең әлеге һәм соңрак язылган әсәрләрендә дә туган як турында сүз чыкканда, чишмәләр, инешләр телгә алынмый калмый.
 
Тау башына салынгандыр безнең авыл.
Бер чишмә бар — якын безнең авылга ул.
Авылыбызның суы тәмен, ямен беләм,
Шуңа аны сөям җаным-тәнем белән...
 
    Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, бу юллар язылган чор­да Кушлавычта 121 йорт булган, авылда 370 кә якын ир-ат, 350 ләп хатын-кыз игенчелек, һөнәрчелек, умартачылык белән шөгыльләнеп көн күргән. Агач мәчет, кибет, тимерче алачыгы...
    Кыскасы, гап-гади уртача зурлыктагы татар авы­лы. Әмма тирә-яктагы урманнар, үзәнлекләр, шул уйсу урыннарда челтерәп аккан чишмәләр — болар барысы да Ту­кайның сизгер күңелен уяту өчен тудырылган кебек... Җыр­га, димәк тарихка да, Тукай кертеп калдырган әлеге чишмә Казан артының иң гади Кушлавыч авылын әкияти бер төбәккә тиңли. Халык аны «Тукай чишмәсе» дип тә атый. Үләннәр арасында күренер-күренмәс кенә чыгып яткан бу чишмәдән шигъри моң бөркелеп тора кебек. Аның көмеш су­ында кояш нурлары уйнаганын күрсәң, чулпы чыңын хәтерләткән тавышын ишетсәң — нечкәргән күңел үзеннөн-үзе шигърият киңлегенә талпына башлый. Яз көне Тукайны искә алу бәйрәменә килгән кунаклар башка истәлекле урын­нар белән бер рәттән чишмәгә дә баш ими китми — шагыйрь йөрәгенә туган як моңнарын иңдергән, мәдрәсәләрдә дә алып булмый торган акылны җиткергән челтер чишмәне оныту мөмкинме соң? Шагыйрь — чишмәне мәңгеләштерсә, чишмә — шагыйрь­нең якты истәлегенә әверелә. Әтнә районы Күлле Киме авы­лы халкы кечкенә чишмәне бөек якташлары Сибгат Хәким­нең матур ядкәре итеп саклый.
 
Чылтырап аккан чишмәгә
Суга дип килгән идем;
Тиз генә әйләнеп өйгә
Кайтырмын дигән идем.
 
   Шагыйрьнең бу әсәрен халык үзе эзләп табып кәйгә сал­ган, җырга әйләндергән. Ничә буын шул җырны көйләп, шагыйрьнең хисләре кебек саф сулы Фазыл чишмәсеннән моң эчеп үскән!!! Гомумән, Сибгат Хәким чишмәләр моңына гашыйк ша­гыйрьләрнең берсе дисәк, хакыйкатьтән ерак китү булмас. Дистәләгән шигырьләрендә, поэмаларында, истәлекләрендә ул үзенә канат куйган Казан арты чишмәләренә генә түгел, баш­ка төбәкләрдә сихри моң өләшеп агып яткан чишмәләргә дә хөрмәт белдерә. Әгәр Сибгат аганы язмыш көннәрнең бер­сендә Урыссудан ерак түгел тау-ташлы төбәккә алып килмәсә, ун (!) күзле чишмә барлыгын халык кайдан белер иде! Таби­гатькә гашыйк шагыйрь соклануын яшерә аламы соң!?
 
Бер тауда ун чишмә,
Унысы ун төстә:
Югыйсә бер үк тау,
 Югыйсә бер үк җир,
Юлы бер...
Бер тауда ун чишмә,
Тынмыйлар бер кич тә,
Чәчәкле җәй әле,
Атлы һәм җәяүле
Юлыгыр...
Бер тауда ун чишмә,
Унысы ун төстә:
Берсе тиз болгана,
Берсе тиз моңлана,
Ком ташта...
Бер тауда ун чишмә,
Юлларын син кисмә,
Агышы ун төрле,
Тавышы ун төрле
Моң башка...
 
     Шагыйрьне сокландырган чишмәләр һаман да агымын ки­метми. Тик кеше тәкъдирләре төрле булган кебек, чишмәләр­нең дә язмышы төрлечәрәк шул. Ютазы тауларындагы ун чишмә нәкъ шагыйрь бирегә килгән көннәрдәге кебек үк кыргый ташлар белән көрәшеп агып ята. Юлчылар аларны юлыгып тапса гына... Күлле Кимедә исә авылдан читтә, еракта җир астыннан тибеп яткан данлы чишмәне кадерләп саклап кына калмаган, авылның уртасында агып яткан шун­дый ук баллы сулы чишмәгә дә әлеге исемне кушкан. Хәзер Күлле Кимедә ике Фазыл чишмәсе бар — берсе шагыйрьгә илһам биргән, икенчесе — шагыйрьгә һәм аның үлмәс әсәренә һәйкәл булып тора. Әтнәдә генә түгел, татар яшәгән һәр төбәктә диярлек: Балтачта һәм Тукай районында, хәтта Төмәндә, Самарада һәм Әстерханда, Төркиядә һәм Казакъс-танда Фазыл чишмәләре бар. Фазыл чишмәсенең суы да, ха­лык күңеленә агып кергән моңы да саекмаячак, буыннан бу­ынга мирас булып күчәчәк, димәк. Нәсел чылбыры өзелүен дә, яшәү һәм иҗат дәрте кимүен дә элек-электән чишмә саегуы белән чагыштырганнар: тулып аккан чишмә никадәр ләззәтле сихри күренеш булса, кеше һәм халык язмышы да шундый ук дулкынлы, серле көчләргә генә буйсынган бер агым булып тора. Олы Тулбай... Мамадыштагы бу авыл — Шәйхи Ман­нурның кече Ватаны. Шагыйрьнең тәүге авазы шунда ише­телгән, аның кабер ташы да шунда. Туган төбәгенә гашыйк җанның язмышын башкача күз алдына китерүе дә кыен. Шагыйрь соңгы васыятендә кендек каны тамган җир куены­на, шаулап торган усаклар янында, Олы Чишмә янына җирләүне үтенгән... Соңгы сәгатьтә дә, актыккы сулышта да аны ата-бабаларыннан мирас булып калган, иң кырыс кагыл-ган-сугылган елларында төшләренә кереп яшәү теләген сү­релдермәгән чишмә үзенә тарткан...
 
Бик борынгы Тулбай бабам килеп
Бу чишмәне күргәч Таң калган:
 — Гөбердәп лә, җырлап ага! — диеп,
Тирәсеннән китми таптанган.
Дөнья гизгән түбәтәе белән
Авыз иткән көмеш суыннан;
Эчеп туймас татлы тәмен белгән
һәм кырт кисеп әйткән соңыннан:
— Шушы төштә төпләнербез! — дигән.
Шуннан киткән Тулбай авылы.
Заманнардан күпме михнәт килгән,
Күпме чөйгән язмыш давылы,
Күпме кешеләрне Туган җирдән
Йолкып аткан дөнья авыры...
Тик Тулбайлар һаман яши биргән,
Киселмәгән йөрәк тамыры!
Һаман исән безнең Олы Чишмә,
Гөбердәп лә, җырлап ага ул.
Яшь йөрәкләр сере түгелә кичтә
Мактау җырлый язгы таңга ул.
 
    Шагыйрь искә алган вакыйга XVII йөз башына карый булса кирәк, бәлки күпкә иртәрәк тә булгандыр. Һәрхәлдә, тарихи чыганакларда һәм елъязмаларда әйтелгән мәгълүмат­лар буенча, XIX гасыр уртасында Ышна суы буенда урнаш­кан һәм мәһабәт мәчете булган бу авылдагы 78 хуҗалыкта 400 дән артык татар яшәгән. Димәк, Тулбай авылындагы чишмә кимендә өч гасыр кешеләргә хезмәт итә! Шәйхи Маннурга мул рухи азык биргән чишмә Тулбай халкыныц да, милләтнең, дә Олы Чишмәсенә өйләнә. Кама Тамагы районында урнашкан Мәрәтхуҗа авылы халкының да горурланып сөйләрлек үз чишмәсе бар. Авыл халкы сөйләгән истәлекләргә караганда, ул 1913 елда барлык­ка килә. Суы тәмле, саф һәм салкын булганы өчен, чишмәне карап, саклап тора халык. Ләкин шулай да чишмә исемсез булып кала бирә. 1970 елларда халык арасында аның «Ту­фан чишмәсе» дигән атамасы тарала. Шул рәвешле, яраткан чишмәгә сөекле якташ — язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ту­фан Миңнуллин исеме бирелә. Хезмәте белән туган якларын бизәгән, данга күмгән ир-егет исеме генә табигать хәзинәсен­нән чыккан саф су белән янәшә торырга хаклы! Иҗат итү — җир актарып алтын табу белән бер. Ләкин чишмәне табу да үзенә күрә бер иҗат бит! Җир катламна­ры, таш токымнар астында чишмә күзе барлыгын белеп, су­ны иреккә чыгарып, кешеләргә файда китерү һәркемнең ку­лыннан килми. Табигать кануннарын кечкенәдән яхшы аңлаган, әйләнә-тирәлектәге һәр хәрәкәтнең асылын тоем­лаган гына булдыра ала бу гамәлне. Җир астындагы суның тибешен, чишмә сулышын күңел күзе белән генә күреп бу­ладыр. Чишмә табып халыкны бәхетле иткән кешеләргә иң олы рәхмәт — шул чишмәдә аларның исемен мәңгеләште­рүдер. Ютазы районында 8 Март авылына кергән чакта күзләрне камаштырырлык итеп бизәлгән чишмә бар. Янын­дагы тауда — горур карашын еракка юнәлткән су эчәргә килгән болан сыны. Чишмәнең күзе куәтле: суы иркен улак­тан тулып ага, берничә шарлавык барлыкка китереп инешкә коя, чишмәнең бозлы суы белән очрашкач талгын инеш уян­гандай була һәм алга таба ургып-ургып әрәмәлеккә юл тота. Инешкә кушылганда чишмә тамчылары хасил иткән салават күпере әллә каян күзгә ташлана. Әлеге манзараны тудыруга табигать тә, нефтьчеләр дә бик зур көч куйганы күренеп то­ра. Әле берничә дистә ел элек кенә бу урында сазлыкка әйләнергә әзер торган су чыганагы, кычытканлык, үтеп керә алмаслык таллык булуына ышанасы да килми. Шул авылда яшәгән Исмәгыйль аганың изге куллары суга юл ача, чишмә күзен пычрактан арындыра... Ни гаҗәп, үзенә игътибар иткән өчен рәхмәт белдергәндәй, чишмәдә дә су көннән-көн ишәя. Саф суга зарыккан авыл халкы чишмәне булдыклы егетнең исеме белән атап йөртә башлый. «Исмәгыйль чишмәсе»нең суы кибәрдәй түгел, аны кешеләргә бүләк иткән ир-егетнең исеме дә буыннан-буынга күчәчәгенә шик юк. Андый тарихка ия булган һәм исемнәре белән үзләрен як­ты дөньяга чыгарган шәхесләрне мәңгеләштергән чишмәләр бихисап. Кама Тамагы районындагы Келәнче авылында «Ти-мерҗан улагы», Минзәлә районы Әтрәкле авылындагы «Мәхмүт чишмәсе», Арча районы Казанбаш авылында «Шаһит чишмәсе», Нурлат районы Иглай авылында «Иглай бабай чишмәсе», Кукмара районы Вахит авылы янында «Көтүче Хафиз чишмәсе», Чистай шәһәрендәге «Аксакал чишмәсе», Буа районы Каенлык авылында «Хәйри кизләве», Баулы районы Потап Томбарлысы авылы янындагы «Педот сале» («Федот чишмәсе»), Азнакай районы Сәпәй авылы янындагы «Зариф чишмәсе», Бөгелмә районындагы «Лампи-шин ключ» һәм башка бик күп чишмәләрнең исеме шундый гыйбрәтле язмыш ияләреннән алынган. Чишмәләрнең исеме артында кайвакыт борынгы, халык хәтерендә өзек-өзек кенә сакланган вакыйгалар, аяныч яз­мышлар тора. XIX йөздә бер алпавытның хокуксыз хезмәт­чесе Макар, хуҗасыннан качып, хәзерге Лениногорск райо­нындагы Спиридоновка авылы янындагы урманда яши баш­лый. Биредәге куе урманга авыл халкы йөрергә курыккан. Әмма, Макар өчен шуннан да матур һәм тыныч урын булма­ган. Ялгызы ул башта җирне чокып ясаган куышта яши, соңрак чуерташлардан торак салып куйган. Мунча, амбар күтәргән, чишмә казыган, тора-бара мал-туар да асрый баш­лаган. Якындагы авыл халкына урманда ялгыз мосафир яшә­гәнлеге мәгълүм була. Кешеләр аның рухи ныклыгына сокла­нып изге дип таныйлар. Дөрестән дә, тәрбияле, тыныч холык­лы, белемле Макар үтенеч белән килгән һәркемгә ярдәм ку­лы сузарга ашыккан. Тик халык арасында хөрмәт казанып өлгергән егетнең күңел тынычлыгы бик кыска гомерле булып чыга: урманда юлбасарларны эзәрлекләп йөргән патша жан­дармнары Макарны кулга ала. Ялгыз, фәкыйрь качкынның соңгы көннәре сөргендә үтә. Хәкимнәр Макарны нахакка җинаятьче дип таныса да, Спиридоновка авылы кешеләре аның кайчан да булса иреккә чыгып, урманына кайтачагына өметен өзмәгән: аның йорты бүген дә шул урында тора һәм изге дип исәпләнә; бусагадан сузылган сукмак та уйсулыкка, «Макар чишмөсе»нә («Макар латко») чакырып тора... Балтач районы үзәгеннән 25 чакрымда урнашкан Смәел авылындагы «Зәйдулла чишмәсе»нең тарихы да шундый ук аяныч язмышлы кеше исеме белән бәйле. Ләкин ул, Макар-дан аермалы, авылның иң бай, зыялы кешесе булган. Яшәгән вакыты да башка — давыллы XX йөз башы. Зәйдулла бай авылдан ерак түгел ашлык киптерү әвене янында чишмә казыткан. Авыл халкы куанып бетә алмаган: ераграк булса да, йомшак сулы Зәйдулла чишмәсенә йөрегән. Күмәкләштерү башлангач, Зәйдулла бай хәләл көче белән табылган малын­нан, йорт-курасыннан гына түгел, ирегеннән дә мәхрүм ителгән... Гаделсезлек алдында ярлы Макар да, җитеш тор­мышлы Зәйдулла да тигез шул... Байны да Себергә озата­лар. Сөргеннән күршеләренә ул тик бер хат кына яза. Анда да туган якларына, авылдашларына карата сагынуын шигырь юлларына сала: Кара алаша атыбызның Дагасын салдырмагыз. Монда китеп вафат булсак, Догасыз калдырмагыз. Никадәр генә оныттырырга тырышсалар да, халык өчен кылынган изгелек юкка чыкмый. Зәйдулла бай рухына авыл кешеләре гыйбадәт кыла алмаган елларда догаларны ул авыл халкына мирас итеп калдырган чишмә сулары челтерәвендә ишетергә мөмкин булгандыр. Бүген исә «Зәйдулла чишмә-се»ннән су алган һәркем татлы суга гына түгел, шул суны ке­шеләргә бүләк иткән татар баена да баш иядер. Халык хәтерендә хөкемдарларның, карары түгел, Зәйдул­ланың да, Макарның да игелекле гамәлләре генә сакланган. Чишмә — шул кызганыч вакыйгаларның да, кешеләр күңе­лендә булган изгелекнең дә тере шаһиты. Су табучы исеме белән атап йөртелгән чишмәләрнең иң хикмөтлесе Яшел Үзән районы Айдар авылындадыр. Көн­нәрнең берсендә халык әрлән казыган юлдан су саркып то­руына игътибар итә. Чисталык һәм коры урыннарны яраткан җәнлек, күрәсең, җир астында адашып су катламына килеп юлыккан. Чарасызлыктан ул тиз вакытта җир өстенә чыгар­га мәҗбүр булган, аның артыннан катламнар астында еллар буе кысылып яткан су да ияргән. Нәтиҗәдә, үзе дә теләмәстән, хайван чишмә казучы булып киткән. «Әрлән кизләве»нең суын эчкәндә халык суга юл күрсәткән шул кеч­кенә җан иясенә рәхмәтләр дә белдерми калмыйдыр. Чишмәләрне тапканда кешеләр дан, исем алу турында уй­лана микән? Юктыр. Кешеләргә изгелек эшләүне максат итеп алган адәм баласы данга мохтаҗ була алмый. Татарс­танның атказанган укытучысы, бар гомерен Балтач районы Карадуган авылы мәктәбендә балалар укытуга багышлаган Тәбрис Салих улы Хөсәенов та шундыйларның берседер. Укучылары белән туган авылларындагы ташландык, оныты­лып барган чишмәне төзекләндергәндә чишмәнең исеме ту­рыңда уйланырга вакыты булмагандыр аның... Бәлки 700 кеше яшәгән авылга матурлык өстәү, балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияләү, аларны үз мәнфәгатьләрен кайгыртудан бигрәк, халыкка хезмәт итәргә өйрәтү турында булгандыр уй­лар... Изге ниятне һәм гамәлне халык онытмый, хәтерләрдән вакыт та җуеп ташлый алмый. «Тәбрис чишмәсе» — ядкәр дә, истәлек тә, киләчәк буыннарга сабак та... Шундый ук матур истәлек булып торган чишмә Чир­мешен районы Иске Үтәмеш авылында да бар. Бертуган Азат һәм Ринат Харисовлар 2000 елда кибү һәм югалу хәленә килгән чишмәгә улак куеп, тирә-ягын төзекләндереп куялар. Су агымын тыңлау, саваплы гамәл кылу хәсрәтләр­дән арындыра, диләр бит. Егетләр дә бу эшкә тотынганда сөекле әниләрен югалту ачысын азга булса да онытырга теләгәндер бәлки. Чишмә алар һәм туганнары өчен чын мәгъ­нәсендә юанычка әверелә. Балкып торган «Мәликә чишмәсе» суларында уйнаган кояш нурларында үз улларының изге ом­тылышларына сөенеп караган Ана елмаюы чагыладыр. Күңелләргә аналар салып калдырган иман тамчылары еллар үтү белән шулай чишмәләр булып ургып чыга. Балтач районы Югары Субаш авылы килене Мария Ива­новна Фролованың рухы да җирдәге тормышка куанып бага­дыр. Ул — тормыш иптәше Василий Фёдорович белән 10 ба­ла тәрбияләп үстергән герой-ана. Әмма гаилә мәшәкатьләре арасында авылның бердәнбер чишмәсен карап, хәстәрләп то­рырга да көч һәм вакытын кызганмый. Ун баланың һәрбер­сенең үз тормышы, Мария Фёдоровна да вафат. Ләкин авыл­дашлары аның сокдандыргыч язмышын оныта алмый: чишмә­сен чистарта, төзекләндерә, исем бирә. Бүген дә каһарман ана «Мария чишмәсе» кыяфәтендә булса да авылдашлары арасын­да. Изге, пакь күңелле Анага нинди хөрмәт тиеш булса, аның яраткан саф сулы чишмәсенә шундый ук ихтирам күрсәтелә. Чишмәләр элек-электән халыкның рухи сафлыгын ча­гылдырып торган көзге булган. Төзек, яшеллеккә күмелеп, киң улаклардан агып яткан чишмә бар авылның дәрәҗәсен арттырган. Эчкән суына битараф халык яшәгән авылларны җыеннарда тәнкыйтьләгәннәр, ул төбәкләргә киленнәр дә сирәк төшкән, яучылар да теләр-теләмәс кенә юлланган. Ил алдында йөзен аклар өчен юл буендагы чишмәләргә халык аеруча игътибарлы булган. Мосафирларга һәм дәрвишләргә, ямчыларга һәм хаҗга ба­ручыларга, юлчыларга туктап ял итү өчен чишмәләр янында бар шартларны да тудыру гадәти хәл саналган. Утырып ял итү уры­ны булсынмы, су алу өчен чүмеч-чынаяклар, пакьләнү өчен чигүле сөлге-тастымаллар дисеңме... Гыйбәдәт кылу, юлчылар­га фарыз намазларын уку уңайлыгы өчен, чишмәләр өстендә еш кына айлы манаралар, кәшәнәлөр дә куелган. Юл буендагы чишмәләрне туздыру иң, зур гөнаһ дип исәпләнгән; аларны төзекләндерү, үзеннән соң бирегә киләчәк илгизәрләргә ризык, кирәк-ярак әйберләр калдыру хак гамәл дип танылган... Исән-сау әйләнеп кайтуга ышанып суга тәңкәләр салып калдыру йо­ласы да юл буендагы чишмәләрдән башланып киткәндер. Күпме алҗыган һәм адашкан юлчылар матур чишмәләрне күреп илһамланган һәм юлын дәвам итәргә көч тапкан! Сал­кын саф су сусауны басса, чишмә агымы күңелләрне тыныч­ландырган, дөрес юлны күрсәткән. Мамадыш районы Яке авылы янындагы чишмә — Татар­стандагы иң танылган юл буе чишмәседер. «Казан — Яр Чаллы» трассасы янында урнашканга күрә, биредән халык өзелми. Монда берәү тамак ялгаса, кемдер саф «Чыршылы чишмә»се суына пешерелгән баллы үлән һәм учак төтене исе килеп торган чәй эчеп алырга ашыга. Юлда туктап ял итү озак вакытны алмый. Ләкин шул чишмә янында узган минут­ларны һәр юлчы, озак, бик озак сагынып искә алачак, дус-ишләренә юлда күргән иң хикмәтле вакыйгаларның берсе итеп сөйләячәк. Бу чишмә суын бер тапкыр авыз итен узган юлчы бирегә һичшиксез әйләнеп кайтачак... Әлмәт — Азнакай юлындагы чишмәнең суы да юлчылар­га юл газапларын җиңелерак кичерергә ярдәм итә. Әле дистә ел элек кенә менә-менә сазлыкка әйләнәм дип агып яткан чишмәне нефтьчеләр төзекләндереп, тирә-ягын гөлбакчага әверелдергәннәр. Чүлмәктән агып торган чиста су, яшь каен­нарның яфрак шавы, ял итәргә туктаган юлчыларны җил-яңгырдан саклар өчен корылган түбә, чүмеч — юллар гизеп туган йорт җылысын сагынган юлчыга күңел тынычлыгы та­бу өчен тагын нәрсә кирәк?! Сулар агар, шул суларның җырын тыңлап утырган ак каеннар буй җитәр, ләкин чишмә саекмас һәм аның челтерәвен тыңларга хәзерге юлчыларның балалары, оныклары килер. «Чүлмәк чишмә»сенең бозлы суы белән аларга да туган як җылысы керер.
 
ЮЛЧЫ ЧИШМӘСЕ
Тукта, юлчы,
Кунак булчы,
Юлларда аргансыңдыр,
Челтер-челтер агышымны
Ишетеп калгансыңдыр.
Эчми китмә юлчы чишмәсен,
Туган җирнең җырчы чишмәсен.
Арган юлчы, Битең ючы,
Тирәннән агып чыгам.
Табигатьнең серле көчен
Мин сезгә алып чыгам.
Туган җирнең җырчы чишмәсен
Бер юлчы да эчми китмәсен.
Калма, юлчы,
Арма, юлчы,
Бик еракка барасың.
Килә минем йөрәгеңә
Дәрман биреп агасым.
Эчми китмә юлчы чишмәсен,
Туган җирең җырчы чишмәсен.
Исән булчы,
Сау бул, юлчы,
Сагышың — җилдәй иссен.
Тиз барырсың,
Челтер-челтер
Агышым — сиңа күчсен.
Туган җирнең җырчы чишмәсен
Бер юлчы да эчми китмәсен.
 
Илдар Юзеев.
 
Баулы районы — Татарстанның иң көньяк ноктасы. Би­редә күрше өлкәләрнең чикләре кушыла, төрле халык вәкил­ләре яши. Җәйге челләдә бу якларда кояш нәкъ дала-чүлдәгедәй кыздыра. Юлчыларны сәламләп, каршы алып, оза­тып калган «Мокатдис чишмәсе» суын авыз итми китү мөмкин түгел. Кипкән тамакларга шифа, арыган буыннарга сихәт, яр­су җаннарга тынгы бирә аның суы. Ялкын бөркеп торган эс­седә дә, кышкы зәмһәрир салкында да чишмә ягымлы, дус­танә, назлы булып кала бирә. Бәлки туган якларыннан читтә йөргән, гаилә учаклары җылысын сагынган юлчыга шулай то­еладыр? Юктыр. Чишмә суына бу төбәктә яшәгән халыкның юлда барган кешеләргә изге теләкләре, матур хисләре дә ку­шылып ага бит. Юл күрсәткечләрдә генә чикләр бар; шәф­кать, дуслык, туган якка һәм туган нигезләргә мәхәббәт юлла­рында чикләр юк! «Мокатдис чишмәсе» генә түгел, Казан — Ульяновск юлында Апае районы Җиде Кизләү авылы янын­да калган «Җидегән чишмә», Бөгелмә районы Кодаш авылын­дагы «9 нчы чакрым» (икенче исеме «Бәхетле»), Азнакай шә­һәрендәге «Каенлык», Кукмара районы Янил авылы янында­гы «Узгынчы», Ютазы районындагы «Бәйрәкә», Лениногорск районы Мөэмин Каратай авылындагы «Юлдаш» һәм башка бик күп чишмәләр дә юлчыларга шуны искәртеп тора.
 
Салкын чишмә ага челтер-челтер,
Үз янына гуя чакырып.
Җырдай матур тавышын тыңлаганда
Хыялларым китә яктырып.
Еллар агышы... берук гомер юлым
Үкенерлек булып узмасын.
Янам, дуслар, тик бер теләк белән.
Йөрәгемә тузан кунмасын.
Салкын чишмә ага челтер-челтер
Канат биреп сынмас уйларга.
Күңелем керле булса, лаексыз мин
Бу чишмәдә битем юарга.
 
Гәрәй Рәхим
 
Чишмәләрнең саф суына юлда йөргән кешеләр дә, ерак араларны үтеп туган якларын сагынып кайткан очар кошлар да мохтаҗ,. Чирмешән районы Яңа Кади һәм Түбән Кама районы Түбән Уратма авылары янында юллардан еракта, ау­лак урында агып яткан чишмәләр дә — юл чишмәләре. Би­редә иң ерак юллардан кайткан юлчылар туктап ала. Ел әйләнәсендә җылы сулыкларда кышлаган кошларны канат ныгыткан туган якларындагы шушы чишмәләрнең салкын суы үзенә тарта. Язын туган ояларына кайткан, көзен җылы илләргә юл тоткан торналарның ел саен бер үк чишмәгә тө­шеп ял итүен күргән халык, кошларның тугрылыгына сокла­нып туймый. Әгәр иң илаһи мәхәббәткә, туган тамырларның тарту көченә, канатландыргыч матурлыкка һәм сафлыкка һәйкәл нинди булырга тиеш дигән сорау туса, ул, һичшиксез, шушы «Торна чишмәләре» булыр иде. Чишмәләрнең суы төрле, җыры башка, көч-куөте үзгә... Нәкъ кеше язмышы кебек. Берәүләргә чишмәләр дәрт һәм моң өләшсә, икенчеләргә юаныч һәм тынычлык бирә. Чишмәләрнең дә бу дөньяда үз юлы, холкы, хәтере, җаны бар. Алар — гади су чыганагы гына түгел. Чишмәләрнең күзгә күренмәс тамчылары кеше күңелләрендә иҗат, игелек, мәхәббәт хисен уята... Чишмәгә илткән сукмактан җиңүләр һәм фаҗигаләр, куанычлар һәм өметсезлек, сагыш һәм бәхет белән тулы тормыш юлы башлана. Чишмә күзе барысына да шаһит! Аңа илткән сукмак югалмаса, туган якның чишмәләре рухи көч биреп торса, халык күңеленә дә юшкын кунмас, юл­лар туган нигезләргә илтәр.
 
 
 
Эзләү
Яңалыклар
Файдалы программа
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДшСшЧршПнҗҖмгШмбЯкш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Табигать
Сайт дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Радио
    Страна Фантазий: анимашки, аватары, картинки 
и множество других чудес :)

    Shakhirov Bulat copyrigt © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz