Татарстан   Республикасы чишмәләре                                                                       

  

Сайт сәхифәләре
Сылтама
Сылтама
Сылтама
Сылтама
Хәбәрләр
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Керүчеләр саны
счетчик посещений
                                                 * * *
                                                 АБАУ
Дөньяда 400 миллионнан артык кеше сусызлыктан интегә (2050 елга бу сан 2 миллиардка җитәргә мөмкин), 1 миллиардтан артык кеше эчә торган чиста суга кытлык кичерә. Ел әйләнәсе пычрак су куллану нәтиҗәсендә 2 миллионнан артык кеше үлә, аларның күпчелеге балалар. * * * Экспертлар әйтүенчә, бүген кешелек дөньясы су өчен көрәш дәверендә яши. Җир шарының өсте 70 % судан тора, аның бары тик 2,5 %ын гына төче сулар тәшкил итә. * * * Соңгы 50 ел эчендә су аркасында 507 зур конфликт чыккан, аларның 21 е хәтта хәрби бәрелешләргә китергән. БМО күрсәткечләре буенча, Чад күле, Брахмапутра, Ганг, Замбези, Лимпопо, Мекног, Сенегал елгалары – җәнҗалларның төп сәбәпчеләре.
                                                 * * *
                                                 САН
Татарстандагы сулыкларның гомуми күләме 4,4 мең км2, ягъни республика территориясенең 6,4 %ын тәшкил итә. Идел, Чулман, аларга коя торган Нократ, Агыйдел, Зөя Татарстанның иң зур елгалары санала. Республикада 4098 елга-инеш бар. Шуларның 3 686 сы озынлыклары 10 км чамасы булган кечкенә елга-инешләр. Зур Чирмешән, Ык, Зөя, Иж, Зәй, Чишмә елгаларының озынлыгы – 200 км дан артык, ә Казансу, Мишә, Сөн, Минзәлә, Тойма, Шушма, Кече Чирмешән, Кичү (андыйлар барысы 12) кебек елгаларныкы – 100 км чамасы, 24 елга 50 км дан артык ераклыкка сузылган. Кызганычка каршы, кечкенә инеш-елгаларның хәле елдан-ел мөшкелләнә. Аеруча су (кар сулары) аз булган елларда аларның күләме кими, суның сыйфаты да начарлана. Бу кече сулыкларның шактые кибүгә таба бара. Татарстанда барлыгы 8 меңнән артык күл бар. Аларның 756 сы – Минзәлә, 694 е – Мамадыш, 579 ы – Актаныш, 493 е – Чистай, 439 ы Мөслим районнарында. Мәйданнары буенча 20 дән алып 100 гектар тирәсендәгеләре – 30. Аларга башкала янындагы Урта (112 га), Түбән (56 га) һәм Югары Кабан (25 га), 3 сулыктан торган Аккош күле (34,4 га), Лаеш районындагы Кавал (88,2 га), Тарлаш (60,1 га), Яшел Үзәндәге Раифа (32,3 га), Ильин (27,5 га) һәм башка күлләр керә. Бездә 4 сусаклагыч бар: алар – Куйбышев, Түбән Кама, Зәй, Карабаш. Татарстанны сазлыкларга да бай дип була, бездә алар саны – 7 мең. Күпчелеге Актаныш (568), Түбән Кама (517), Нурлат (491), Алабуга (447), Әгерҗе (416), Мамадыш (402), Мөслимдә (338). Сазлыкларның күбесе 20 га чамасы мәйдан били, 16 сы 100 га дан артык күләмдә.

Эзләү
Яңалыклар
Файдалы программа
Календарь
«  Март 2024  »
ДшСшЧршПнҗҖмгШмбЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Табигать
Сайт дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Радио
    Страна Фантазий: анимашки, аватары, картинки 
и множество других чудес :)

    Shakhirov Bulat copyrigt © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz