Татарстан   Республикасы чишмәләре                                                                       

  

Сайт сәхифәләре
Сылтама
Сылтама
Сылтама
Сылтама
Хәбәрләр
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Керүчеләр саны
счетчик посещений
                                                                  Мәхәббәт чишмәләре.
       Җир куеныннан талгын гына агып чыккан суның ишстелер-ишетелмәс кенә челтерәве, шул суны эчеп үскән былбыл-сандугачларның сайравы, үләннәрнең, һәм чәчәкләрмен хуш исе, агач яфраклары кыштырдавы... Шулар янына тальян гармун кыңгыраулары һәм толымнарга кушын үрелгән көмеш чулпылар чыңын, көянтә-чиләкләр, яшь җилкенчәкләрнең, җырлавын, серле карашларны, суга аккан такыяларны. чик­кән кулъяулыкларны да кушсаң нәрсә турыңда искә төшерә бу манзара? Әйе, һәр адәм баласының күңелендә онытылмас якты хатирә булып уелып калган, олыгайган саен төшларгә ешрак кергән, йөрәкләрне чеметеп-чеметеп алган беренче хисләрнең сихри талпынышлары белән сугарылган авыл киче бу. Таңнан кояш баеганчыга кадәр эштә, йорт мәшәкатьлә­рендә кайнаган гади авыл яшьләре кичләрен чишма янында күңел биреп ял иткәннәр... Йокылар калган, ата-аналар шелтәләгән, дингә бирелгән авылдашлар гөнаһ күргән. Тик тәүге хисләр кебек ургып торган чишмә буена барудан алар гына тыеп кала аламы соң? Инде күптән су эчеп туйган ат­ларны егетләр сәгатьләр буе чишмә янында иярткән, үз өйләрендәге савытлар тулгач, кызлар күрше -тирәдәге ялгыз карчыкларга су китерә торган булганнар. Яшьләрнең бу эшләре аңлаган кешегә генә аңлашыла — алар чишмә сукма­гында гомерлек яр табуга ихластан ышанганнар. Чишмә сукмаклары күпме ярларны мәңгелеккә кавыш­тырган, чишмә янында үскән чәчәкләргә кемнәрнең генә вәгъдә-серләре ачылмаган, сандугачлар белән ярышып күпме ярлар сөю җырларын җырлаган, чит-ят колаклардан күпме сөю сүзләрен яфраклар кыштырдавы саклап калган, ялгыз калганнарның күпме күз яше чишмә суына тамган...
Хәтердә ул тыныч, айлы кичләр...
Хәтедә бормалы су юлы.
Онытылмый беренче саф мәхәббәт.
Онытылмый Агыйдел сылуы...
Юлларда киртәләр очратсагыз.
Күңелегез булса да яралы,
Сез искә алыгыз яшьли сөйгән
Беренче яраткан ярларны...
Әхмәт Рәшит.
 
       Игътибар иткәнегез бардыр: чит җирләрдә яшәгән ке­шеләр ничә яшьтә, нинди дәрәҗәдә булуына карамастан, туган якларына кайтып төшү белән чишмә буена ашыга. Шул тылсымлы кичләрне сагыну, сулардай агып узган яшьлеккә әйләнеп кайту теләге тартадыр аларны монда... Борынгы шагыйрьләр дә, хәзерге язучылар да геройларның беренче керсез мәхәббәте кабынуын чишмә янындагы кичләргә бәйләп ачалар. Галиябану һәм Хәлилне мәңгелеккә бәйлән куйган хисләр дә чишмә буендагы уенда билгеле була бит!
 
Талгын гына моң агыла
Тау астыннан.
Я шь бер егет ат сугара
Ай астында.
Җемелдәтеп чиләкләрен
 Ай нурында.
Яшь бер сылу төшеп бара
Тау юлыннан.
Иярә ай яшь сылуның
Эзләренә.
Иярә ай яшь егетнең
Күзләренә...
Бу кем икән тау юлыннан
Су ташыган?
Бу кем икән ай юлыннан
Сер ташыган?
Чиләгеннән, йәрәгсннән
Моң татыган?..
Лена Шагыйрьҗан.
 
    Чишмәләр авыл егетләре һәм кызларының мәхәббәт та­рихларының башыннан ахырына кадәр шаһит булганнар. Барысы да кыз күзләүдән башланган. Гадәттә, карлар эреп, ташу киткәндә, умырзаялар шыткан вакытта, язгы һавада күңелләрне иләсләндерә торган ниндидер бер ашкы­ну сизелә башлагач, егетләр гармуннар уйнап күңел ачу өчен чишмә буенда учаклар кабыза торган булганнар. Берьюлы кар астыннан чыккан чишмәләр дә төзекләндерелгән. Кыш буе аулак өйләрдә, утырмаларда гына кеше арасына чыга алган кызлар чишмә ягыннан агылган җырлы кичләрне түземсезлек белән көтеп алганнар. Сандыклардан иң матур күлмәкләр чыккан, яңа кәҗүл читекләр киелгән, чәчәкле-чукмалы яулыклар бәйләнгән, ярминкәдән алып кайткан хуш­буйлар сөртелгән. Бизәкле көянтәләргә шундый ук яңа чиләкләр асылган. Шәфәкъта кояш түбәнәюгә, авыл урамна­ры буйлап кызлар чишмә ягына агылган. Яман телләр сүз ти­дерерлек түгел — алар суга бара. Ләкин кызларның чын ни­ятен үзләре һәм аларны чишмә буенда көтеп торган егетләр генә белә. Яшьләр бер-берсенең чибәрлеген чишмә янында­гы очрашуларда күргән. Тырышлык, эшчәнлек кебек сый­фатлар соңрак — печән һәм урак өстендә. Сабантуйда һәм Каз өмәсендә сыналачак, кар төшкәч, уңыш амбарларга кергәч кәләш ярәшүләр башланачак, яучылар эшкә керешә­чәк. Ә беренче карашлар, хис белдерүләр. яну-көюләр һәм аңлашулар өчен явыз күзләрдән читтә агып яткан чишмә бу­еннан да кулайрак урын бармы икән?! Өлкәннәр, әлбәттә, уяу булырга тырышкан: тутакайлар һәм җиңгиләр кызларның артыннан чишмәгә кадәр сиздер­ми генә күзәткәлөп тә барганнар. Әмма су юлындагы очра­шуларда әдәп һәрвакыт сакланган, хисләр никадәр кайнар булса да, чиләкләрдәге су аларга ташып чыгарга ирек куйма­ган.
     Яшьләрнең йөрәгендә яткан сөю хисләре — серле караш­лар, җырлар аша гына белдерелгән:
 
Чылтырап аккан чишмәгә
Суга дип килгән идем;
Тиз генә әйләнеп өйгә
Кайтырмын дигән идем.
Өздереп нигә карадың.
Ник тоттың чиләгемнән?
Суларым түгел, ялкыным
Түгелде йөрәгемнән.
Кызарып янган шөфәкътан
Күзләрем алалмадым.
Тибрәнде телем, әйтергә
 Сүзләрем табалмадым.
Чишмәгә төшкән сукмакның
Читләре үлән генә.
Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен
Тик күрше-күлән генә.
          
          Сибгат Хәкимнең «Фазыл чишмәсе»ндәге егет белән кызның тыйнаклыгына, сабырлыгына сокланмый мөмкинме?! Кыска гына вакыт эчендә, пар чиләкләргә чишмә суы тулган арада — агымсу көзгесендә чагылып бәгырьләрне телгән ка­рашлар, ике йөрәктә кабынган сөю чаткылары, күңелдәге их­ласлык һәм горурлык көрәше, мәхәббәт тантанасы... Кая ул бер-берсенә сүз кату — хисләрне һәм вәгъдәләрне җырлар да әйтеп бирә бит... Әлбәттә, өйгә тиз генә әйләнеп кайту турында онытылган чаклар күп булгандыр. Чишмә өстендәге тынлыкта әйтелгән сөю сүзләрен кабат ишетү теләге үзеннән-үзе уенга-җырга кушылырга мәҗбүр итә... Чишмә янында бирелгән вәгъдәләр шул чишмә суы кип­кәнче ныклыгын югалтмый диләр. Шуңа да яшьләр уеннары үтә торган урыннарда чишмәләрнең төзеклегенә даими игъ­тибар булган... Бер касәдән чишмә суын эчү антларны ны­гыткан. Бәлки шунлыктандыр, очрашу урыны булган чишмә­ләрдә бер генә, ләкин күз карасы кебек сакланган касә тор­ган... Чишмә янында йоклаганда сөйгәнеңне төшеңдә күрсәң — кавышуга... Каршыңда чишмәгә сандугач төшсә, шул чишмәнең суын эчсәң — бәхетле мәхәббәткә... Чишмә юра­ган, чишмә белгән, чишмә матур киләчәк теләгән... Саф сөю хисләренә шаһит чишмә онытылмаган, шул сөюнең таҗы булган яшьлек туйлары вакытында кәләш белән кияү чишмәгә барып вәгъдәләр белән сугарылган чишмә суын төп йортка иң кадерле күчтәнәч итеп алып кайт­кан. Түбән Кама шәһәрендәге «Изге чишмә», Мөслим райо­ны Иске Вөрәш авылындагы «Дуслык чишмәсе», Олы Кайбыч авылындагы һәм Бөгелмә районы Кодаш авылындагы «Мәхәббәт чишмәләре», Азнакай районы Чемодурово авы­лындагы «Сердәш чишмәсе», Әгерҗе районы Кырынды авылындагы кизләү, Кукмара районы Бучирмә авылындагы «Кызлар чишмәсе», Сарман районы Җәлил бистәсендәге «Тырыш чишмәсе» бүген дә никах туйларын уздырган яшь парларның бәхет мизгелләрен уртаклаша. Чишмә сулары яшь гашыйклар арасында хат-хәбәр йөртүче дә булып торган. Бу йола Муса Җәлилнең, «Ал­тынчәч» либреттосында шигырь юллары белән сурәтләнә. Ирек һәм мәхәббәт өчен көрәшнең иң кызган бер мәлендә, Алтынчәч белән аерылышып торырга мәҗбүр Җик, сөйгәне­нә тылсымлы каурыйлар калдыра һәм:
 
...Исән булсам, каурыйлар
Ялтырарлар көн кебек.
Үлсәм-нитсәм, каурыйлар
Каралырлар көн кебек.
Әгәр үзең очрасаң
Бер-бер авыр кайгыга,
Идел буйлап аксыннар
Миңа алтын каурыйлар... — ди. Дулкын кочагында агып килгән каурыйлар Җик мәргәнгә бәла турында хәбәр китерәчәк. Авыл егетләренең һәм кызларының чишмә аша хәбәрлә­шү өчен үзара килешеп куйган билгеләре дә булган. Чишмә суында аккан чәчәкләрдән үрелгән такыялар кичке уенга ча­кырган, кулъяулыклар байлык эзләп ерак юлга чыгучыга үзен көтәчәкләрен хәбәр иткән, кипкән камыш мамыгы сагыну ту­рында сөйләгән. Ә инде хисләр чиктән ашса, йомычкага бәй­ләнгән хатлар да чишмә буйлап түбәнгә аккан. Күпме парлар шул рәвешле күрше-тирәгә сиздерми генә аралашып бәхет тапкан... Авыл чишмәләрендә сыналган әлеге хәбәр җибәрү алымы фашистлар камалышына эләккән күпме күзәтче егет­ләрнең гомерен саклап калган! Чишмәгә йөзек салу да — шундый ук сүзсез аңлашу ысу­лы. Шагыйрь Гомәр Бәширов һәм композитор Сара Садыйкованың уртак иҗат җимеше — «Җидегән чишмә» җырында чит илләргә китәргә әзерләнгән егетнең сөйгән кызына вәгъ­дә билгесе итеп чишмәгә йөзек салып калдыруы тасвирлана. Җидегән чишмәләрдә җиде улак, Челтер-челтер ага көмеш су. Көмеш сулар ага, кошлар сайрый, Шул чакларда бигрәк ямансу. Җидегән чишмәләргә йөзек салдым, Җидегән йолдыз күреп калсын дип. Җанкай-җанаш алсын да куансын, Вәгъдәләрем булып калсын дип. Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә, Акрын искән җәйге җилләрдә. Сез каласыз инде, без китәбез, Без китәбез ерак илләргә. Җәйге төндә талларның йокысын бүлеп искән талгын җил дә, сайрар кошлар да, күктән җирдәге һәр нәрсәне күреп торган йолдызлар да егетнең сагышын җиткерә алмас иде. Чишмә исә хисләрне түкми-чәчми саклаячак, иясенә ирештерәчәк... Әлеге җырда искә алынган мәхәббәт тарихының ахыры нинди булган соң? Егет белән кыз кавыша алганмы, әллә шул аерылышудан соң алар гомер буе бер-берсен сагынып яшәүгә дучар булганмы? Әгәр вакыйгалар чынбарлыкта бар­са, барысы да тәкъдир кулында дияр идек. Ләкин җырдагы ярлар, һичшиксез, кавышачак. Бәхетле сан һәм бәхет билге­се — Җиде күзле чишмә шуңа ишарә ясап тора. Гадәттә, җиде тармаклы чишмәләрнең һәр улагына халык исем куш­кан, суның хикмәтен үзенчә юрарга тырышкан: байлык, сә­ламәтлек, шатлык, шифа, мәхәббәт, тәүфикъ, бәхет улаклары булган. Нинди улактан су эчсәң, киләчәктә шуны күрерсең; кайсы улакта ядкәр калдырсаң, алдыңда шул булыр, дип фаразлаганнар. Кадерле кешегә аталган йөзеген егет Җидегән чишмәнең кайсы тармагына салды икән соң? Бу — җырның середер. Ләкин аның яраткан кызы йөзекне кайсы улактан табуына карамастан, чишмә тик игелек кенә телиячәк. Акта­ныш районы Мари Суксы, Тәтеш районы Аллабирде, Лени-огорск районы Федотовка һәм Чыршылы авылларындагы «Җидегән чишмә»ләрне халык юкка гына изге чишмәләргә тиң күрмидер. Чишмәгә йөзек салу белән бәйле электән сакланып килгән тагын да бер йоланы искә алырга кирәк. Фал ачу өчен кызлар кояш баткан вакытта чишмә янына җыела тор­ган булганнар. Тәүлекнең иң серле мизгелендә һәр кыз әфсеннәр әйтө-әйтә чишмәгә йөзек салып караган. Боҗра-боҗра таралган дулкыннарда киләчәк чагыла дип ышанган­нар. Чишмә кызларга ниләр генә юрамаган: башаклы басу­лар, куй-сарыклар күренсә, мул тормышлы кияүдән яучы килүен; айлы манара яисә офык артына сузылган юл чагы­лып калса, куанычлы хәбәр булачагын көткәннәр. Кайбер кызлар суда үзләренең булачак хәләл җефетләрнекең йөз чалымнарын да күрү бәхетенә ирешә алганнар. Нинди генә йөзекләр салынса да: алтынмы, көмешме, тимер акчадан кы­рып ясалганымы — чишмәләр бары тик хәерле, матур киләчәк вәгъдә иткәннәр.
 
Чишмә җыры
Челтер-челтер...
Төннәр буе чыңлыйм, җырлыйм.
Серләшегез -
Тыңлап тормыйм, карап тормыйм.
Үбешегез -
Җир белән күк якынаер.
Серләшегез -
Мәхәббәткә дөнья баер.
Бәхетләрдән
Дөньягызны онытмагыз.
Изгелекнең
Дошманы бар - бигрәк явыз.
Челтер-челтер...
Төннәр буе чыңлыйм, җырлыйм.
Мин бит сезне
Тыңлап тормыйм, карап тормыйм.
Рәшит Әхмәтҗанов.
 
     Беренче адымнарына, тәүге омтылышларына, мәхәббәте­нә, гаилә куанычларына шаһит булган чишмәләр кешеләрдә шулай өмет уяткан, авырлыкларны җиңелрәк кичерергә өйрәткән. Туган якларына ерак җирләр гизеп арып кайткан кешеләр ник соң чишмәләргә сәлам бирергә ашыга? Үләннәр арасында сулкылдап тибеп яткан су йөрәге аларның саф хисләрен, мәңгелек вәгъдәләрен, яшьлек хатирәләрен саклый­дыр кебек. Еллар уза, буыннар алышына, чишмә буендагы моңнар да үзгәрә. Биредә инде башкаларның яшьлеге заманча моңнар тыңлый, заманча аралаша... Ләкин чишмә һаман да үз Ва­зыйфасын онытмый: пышылдап кына әйтелгән вәгъдә-серләрне саклый, сөю сүзләрен йөрәктән йөрәккә җиткерә, күз яшьләрен юа, ярларны мәңгелеккә кавыштыра... Мәхәббәт чишмәсенең кибәргә хакы юк — аның беренче садә хисләр кебек саф суларыннан башка антлар бозылачак, әдәп югала­чак, киләчәкне томан басачак.
Эзләү
Яңалыклар
Файдалы программа
Календарь
«  Март 2024  »
ДшСшЧршПнҗҖмгШмбЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Табигать
Сайт дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Радио
    Страна Фантазий: анимашки, аватары, картинки 
и множество других чудес :)

    Shakhirov Bulat copyrigt © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz