Татарстан   Республикасы чишмәләре                                                                       

  

Сайт сәхифәләре
Сылтама
Сылтама
Сылтама
Сылтама
Хәбәрләр
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Керүчеләр саны
счетчик посещений
                               
                               
                            
              "Чишмәне тәртиптә тотучылар саваплы кешеләр"         
   Коега төкерергә ярамый, телеңә төер чыга”, "Чишмәне пычратма, кулыңны чуан баса”, "Коены күмәргә ярамый” дигән борынгылар.      Ислам дине чишмә, инешләрне саклау турында ни әйтә? Аларны тәртиптә тоткан кешеләр нинди савапларга ия? Бу турыда Казанның Гаилә мәчете имамы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН сөйләде. – Илнар хәзрәт, изге китапта, хәдисләрдә су, чишмәләр хакында искә алынганмы? Аларны саклау турында Аллаһы Тәгаләнең кисәтүләре бармы? – Бу хакта аерым аятьләр юк, ләкин табигать, Ходай биргән нигъмәтләр турында күп әйтелгән. Аллаһы Тәгалә: "Су, җир, һаваны кешелеккә Мин бирдем. Кулланыгыз, файдасын күрегез, ләкин кайдан килгәнен онытмагыз”, – ди. "Аллаһ безгә бирде” дигән сүзләрдә бик зур мәгънә ята. Ул нигъмәтләрнең берсе дә минеке дә, башка кешенеке дә түгел, шуңа күрә адәм баласы бу әйберләргә сак карарга тиеш. Мәсәлән, шәхси машинабыз ватылса, артык борчылмыйбыз, зыяны үзебезгә дибез. Ләкин кешенекен бәрсәк, бурычка кереп булса да, аңа ремонт ясыйбыз. Табигать нигъмәтләре дә безгә вакытлыча бирелгән байлык, аны чит кешенеке итеп кабул итәргә тиешбез. Фани дөньяга күчкәч, аны саклый да, аның өчен рәхмәт тә әйтә алмыйбыз. Исән чакта кадерен белсәк иде! Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) табигатьне сакларга әмер биргән. Бер мисал. Элек сугышлар күп булган. Ләкин нинди генә бәрелешләр булмасын, пәйгамбәребез яулап алынган җирдә бервакытта да агачларны кисмәгән, басуларны пычратмаган, кое-елгаларны агуламаган. Сахраларда үсемлекләрне катгый рәвештә сакларга дип әмер биргән. Беренчедән, бу табигатьне саклау күренеше булса, икенчедән, кешегә файдалы әйбергә кагылмау дигән сүз. Шулай ук мөселманнар арасында җиләк-җимеш агачлары төбендә хаҗәтне үтәү, ага торган суга, коега агу салу, аны пычрату гөнаһ булып санала. – Гадәттә, авылларда чишмәләрне казып чыгарып, аны халыкка уңайлы итеп эшләүче, һәрвакыт инешләрне тәртиптә тотучы бер-ике бабай була. Мондый кешеләргә хезмәте өчен нинди савап? – Бу кешенең иманыннан килә торган гамәл. Чишмәләрне тәртиптә тоту өчен "Гринпис” оешмасы вәкиле булу кирәкми, Аллаһы Тәгаләне зурлаганга, Аның бөеклеген таныганга күрә, рәхмәт йөзеннән башкара ул бу изге эшне. Алар – Раббыбыз каршында җавап бирәсе барлыгын аңлаган шәхесләр. Кешегә файда китерә торган теләсә нинди эшне башкару, мәсәлән, күпер, юл салу, агачлар утырту, чишмә-кое казу, аларны тәртиптә тоту – болар барысы да саваплы эш санала. Бу – кеше үлгәннән соң тукталмый торган сәдака. Акчаны хәер итеп бирәбез икән, ул бер савап була, ә ялт итеп торган чишмәнең суы беткәнче әҗер-савап килеп торачак. Мисал өчен эре татар сәүдәгәрләре Әҗемовларның Казан артындагы Зәңгәр күлне ел саен кеше яллап чистартуы мәгълүм. Халыкка файдалы, матур булсын дип эшләгәнгә күрә, бу күл бүген дә хезмәт итә. Ислам дине үзеңнән соң киләчәк буын турында уйларга куша. Суны исраф итмәскә, саклап тотарга кирәк. Аны пычратмау мөһим. Шуны әйтергә кирәк, башкалардан аермалы буларак, ислам цивилизациясендә иң беренче чиратта шәһәрләрдә канализация булдырылган, фонтаннар эшләнгән, йортларга су кертелгән. Европада бу турыда хыяллану түгел, хәтта күз алдына да китерә алмаганнар. Кешеләр табигатьне саклау өчен иманнарын, тирә-як мохиткә мәхәббәт тәрбияләргә тиеш, Аллаһы Тәгалә нигъмәтләре дип тану кирәк. Авылдагы чишмәләр пычранган, ташландык хәлдә икән, димәк, бу җирлектә яшәүчеләрнең күңелләре дә шундый ук хәлдә. Кешенең рухи халәте, иманы шушы дәрәҗәгә төшкән дигән сүз. Чишмәләр – халык байлыгы, ул аның рәхәтен күрә, шуңа күрә чиста тоту шул суны эчкән халыкның бурычы да!
Эзләү
Яңалыклар
Файдалы программа
Календарь
«  Март 2024  »
ДшСшЧршПнҗҖмгШмбЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Табигать
Сайт дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Радио
    Страна Фантазий: анимашки, аватары, картинки 
и множество других чудес :)

    Shakhirov Bulat copyrigt © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz