Татарстан   Республикасы чишмәләре                                                                       

  

Сайт сәхифәләре
Сылтама
Сылтама
Сылтама
Сылтама
Хәбәрләр
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Керүчеләр саны
счетчик посещений
  Бу сайт Татарстан Республикасы чишмәләренә багышлана.Халкыбыз тарихы, мәдәнияте, гасырлардан килгән рухи кыйммәтләрен онытмаска тиеш.Мәгълүм булганча Татарстанда элек-электән чишмәләр бик күп булган. Әлегә кадәр мондый тарихи урыннар сакланган. Һәр чишмәнең үз тарихы бар. Безнең максатыбыз бу чишмәләрне саклау һәм яңаларны торгызу.Һәркем өчен үзенең торган җире, туган ягы бик тә кадерле.Чөнки бөтен нәрсә туган җирдән башлана.
   Табигатьне сакларга:суны,җирне,һаваны пычратмаска, аларның кадерен белергә өйрәнергә кирәк.Чишмәне кадерләп, саклап тормасаң, ул ямен югалта, соңыннан бөтенләй югала.Җиребез, суыбыз, һавабыз да безнең күркәм эшләребезгә яхшылык белән җавап кайтаралар: агачларда тәмле җимешләр пешә, түтәлләрдә төрле яшелчәләр, кырларда мул игеннәр,бакча, болын һәм урманнарда хуш исле чәчәкләр үсә. Без табигатьтән җан һәм рух ризыгы алабыз. . Аллаһы Тәгалә: "Су, җир, һаваны кешелеккә Мин бирдем. Кулланыгыз, файдасын күрегез, ләкин кайдан килгәнен онытмагыз”, – ди. "Аллаһ безгә бирде” дигән сүзләрдә бик зур мәгънә ята. Ул нигъмәтләрнең берсе дә минеке дә, башка кешенеке дә түгел, шуңа күрә адәм баласы бу әйберләргә сак карарга тиеш. Мәсәлән, шәхси машинабыз ватылса, артык борчылмыйбыз, зыяны үзебезгә дибез. Ләкин кешенекен бәрсәк, бурычка кереп булса да, аңа ремонт ясыйбыз. Табигать нигъмәтләре дә безгә вакытлыча бирелгән байлык, аны чит кешенеке итеп кабул итәргә тиешбез. Фани дөньяга күчкәч, аны саклый да, аның өчен рәхмәт тә әйтә алмыйбыз. Исән чакта кадерен белсәк иде! Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) табигатьне сакларга әмер биргән. Бер мисал. Элек сугышлар күп булган. Ләкин нинди генә бәрелешләр булмасын, пәйгамбәребез яулап алынган җирдә бервакытта да агачларны кисмәгән, басуларны пычратмаган, кое-елгаларны агуламаган. Сахраларда үсемлекләрне катгый рәвештә сакларга дип әмер биргән. Беренчедән, бу табигатьне саклау күренеше булса, икенчедән, кешегә файдалы әйбергә кагылмау дигән сүз. Шулай ук мөселманнар арасында җиләк-җимеш агачлары төбендә хаҗәтне үтәү, ага торган суга, коега агу салу, аны пычрату гөнаһ булып санала.Авылдагы чишмәләр пычранган, ташландык хәлдә икән, димәк, бу җирлектә яшәүчеләрнең күңелләре дә шундый ук хәлдә. Кешенең рухи халәте, иманы шушы дәрәҗәгә төшкән дигән сүз. Чишмәләр – халык байлыгы, ул аның рәхәтен күрә, шуңа күрә чиста тоту шул суны эчкән халыкның бурычы да!
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Эзләү
Яңалыклар
Файдалы программа
Календарь
«  Март 2024  »
ДшСшЧршПнҗҖмгШмбЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Табигать
Сайт дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Радио
    Страна Фантазий: анимашки, аватары, картинки 
и множество других чудес :)

    Shakhirov Bulat copyrigt © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz